«Йортны кемнәр төзи?».
Информация
Бурычлар
Балаларның тапкырлыгын, фикерләү тизлеген, танып белү эшчәнлеген үстерү.
Төзүче хезмәтенең нәтиҗәсенә соклану хисләре, хезмәт кешесенә мәхәббәт тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. Һөнәрләр турында сораулар:
– Бакчада балаларны кем җырларга өйрәтә? (Музыка җитәкчесе).
– Кем тәмле ашлар пешерә? (Пешекче).
– Кем авыруларны дәвалый? (Табиб).
– Кем безгә кем матур күлмәкләр тегә? (Тегүче).
– Кем биек-биек йортлар төзи? (Төзүче).
2. Төзүче һөнәре турында сөйләү («Төзүчеләр» темасына эшләнгән презентация нигезендә).
– Төзүчеләр яңа йорт төзиләр (слайд № 1). Ташчылар кирпеч белән йортның стеналарын өяләр. Яңгыр үтмәсен, су кереп кешеләр чыланмасын өчен, түбә ябучылар түбә ябалар (слайд №2). Штукатурчы стенаны измә белән сылый, тигезли, шомарта (слайд №3). Электрик ут кертә. (слайд № 4). Эретеп ябыштыручылар торбалар ярдәмендә – су, ә батарея ярдәмендә җылылык кертәләр (слайд № 5). Ә балта осталары ишек, тәрәзә ясыйлар (слайд № 6). Буяучылар буяулар ярдәмендә стеналарга төрле бизәкләр төшерәләр, ишек-тәрәзәләрне буйыйлар (слайд № 7). Күп катлы йортларда, түбәннән югарыга күтәрелү җиңел булсын өчен, лифт куела (слайд № 7).
Йорт салу өчен күпме һөнәр иясе көч куя, тырыша. Төзүче һөнәре һәркемгә кирәк, чөнки алар йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр һ.б. биналар төзиләр. Кеше яши торган өйләр җылы, уңайлы, иркен булсын өчен, тырышып эшлиләр. Аларның хезмәтләре авыр, ләкин бик кирәкле.
3. Табышмак әйтү:
* Тимер жираф, башы күктә,
Күп күтәрә көче күпкә,
Тонна-тонна йөкләрне
Эләктереп ала ул,
Балконнарны балкытып.
Биек өйләр сала ул.
(Күтәрү краны)
* Тик бер генә һөнәр беләм:
Кыям, турыйм, юнам, теләм.
(Балта)
* Тешләре бар, авызы юк,
Үзе чәйни, үзе йотмый,
Ашаганы – агач он.
(Пычкы)
* Диварларда – бизәкләр,
Кем икән соң аларны
Болай матур ясаучы,
Әйтегезче?..
(Буяучы).
4. Дидактик уен: «Кем нәрсә эшли?».
Балалар түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче уртада тора. Аның кулында туп. Ул бер сорау әйтә һәм кемгә дә булса тупны ыргыта. Бала тупны тотарга, әйтелгән сорауга җавап бирергә һәм тупны кире тәрбиячегә ыргытырга тиеш. Мәсәлән:
– Ташчы нишли? ... Кирпеч белән йортның стенасын төзи.
– Түбә ябучы нишли? ... Түбә яба.
– Штукатурчы нишли? ... Стена сылый, тигезли һ. б.
– Электрик нишли? ... Электр кертә.
– Буяучы нишли? ... Стена, идән буйый һ.б.
– Балта остасы нишли? ... Такта ышкылый яки бүрәнә өя һ.б.
Уенның икенче варианты:
– Пумала кемнеке? ... Буяучыныкы.
– Измә кемнеке? ... Штукатурчыныкы.
– Балта, пычкы кемнеке? ... Балта остасыныкы.
5. Динамик пауза: «Бармак уены»
Балалар такмакның һәр юлында бармакларын бөгә баралар.
Баш бармак – түбә ябучы,
Имән бармагым – ташчы.
Урта бармак – кранчы,
Атсыз бармак – буяучы.
Чәнти бармак кем була?
– Балта остасы була.
6. Әхмәт Ерикәйнең «Әти йорт төзи» шигырен («Куанычым-багалмам», бит) уку.
Сораулар:
– Шигырьдә нинди һөнәр турында сөйләнә?
– Төзүче кирпечне ничек түши?
– Кирпечне югарыга нәрсә белән күтәрәләр?
– Төзелештә тагын нинди һөнәр ияләре эшли?
7. Тел көрмәкләндергеч өйрәнү: Башта башлап баскыч башына бас.