1. Табышмак әйтү:

Патша түгелмен – таҗым бар,

Кешеләргә бирер назым бар.

(Гөл)

– Табышмакның җавабын ничек белдегез?

«Патша түгелмен – таҗым бар» җөмләсен ничек аңлыйсыз? (Таҗ ул –гөлнең чәчәге).

2. Үстерешле әңгәмә: «Бүлмә гөле бакча гөленнән нәрсә белән аерыла?»

Балаларга гөл һәм чәчәкләрнең аермасын күрсәтү: бүлмә гөле һәм бакча гөле. Бүлмәдә үсә торганын гөл дип, бакчада һәм урман-болыннарда үсә торганнарын чәчәк дип әйтү гадәткә кергәнлеген аңлату.

– Бүлмә гөлләре чүлмәктә тәрәзә төпләрендә үсә. Аларны кешеләр үстерә.

– Чәчәкләр урманнарда, кырларда үсә. Аларны табигать үзе үстерә. Җил орлыкларны чәчә. Яңгыр су эчертә, коендыра. Кояш җылы бирә.

– Бакча гөлләрен бакчачылар үстерә. Табигать аларга булыша.

– Гөлләр үссен өчен нәрсәләр кирәк икән? (Балчык, яктылык, җылылык, һава, су).

– Без ни өчен гөлләрне тәрәзә төпләренә куябыз? (Гөлләргә яктылык кирәк).

– Әйтегез әле, сез нинди гөлләр беләсез? (Яран, алоэ, фикус, үрмә гөл, кактус, традесканция, бегония, кына һ.б.)

3. Шигырь уку:

Тәрбияче шигырьне [ө] авазы кергән сүзләргә басым ясап укый.

Әни утыртты гөлләр,

Алар үсә зур булып,

Утыралар ямь биреп,

Бөтен өебез тулып.

Мин аларга су сибәм

Яки иртән, я кичен.

Әниемә булышам,

Эше азайсын өчен.

Хуш исле нәфис гөлләр

Үсәләр биек булып,

Утыралар ямь биреп,

Бөтен өебез тулып!

(«Бүлмә гөлләре», Нур Гайсин)

– Шигырьдә [ө] авазы кергән сүзләр ишеттегезме? Кайсы сүзләрдә [ө] авазы бар? (Гөл, өебез, өчен, бөтен).

Иҗекләрне, сүзләрне кабатлагыз:

ө-ө-ө – өй

ө-ө-ө – өем

өс-өс-өс – өстәл

өн-өн-өн – көн

гө-гө-гө – гөмбә

йө-йө-йө – йөрәк

кө-кө-кө – көрәк

кө-кө-кө – көзге

– Сүзләрдә [ө] авазы ишетсәгез, кул чабыгыз: алма, чөгендер, ипи, яфрак, өрек, бакча, яран, сөт, өрәңге, яңгыр, көз.

4. Динамик пауза: «Гөл утыртканда» уены.

Балчык йомшартып

уч төпләрен ачу-ябу,

Утыртамын гөл,

башны алга ию,

Шытып, яшәреп

чүгәләү,

Чыгар әле ул.

әкрен генә торып басу,

Көн саен карап,

як-якка карау,

Мин сибәрмен су,

су сибү хәрәкәте,

Чәчкә атар ул

кулларны алга сузу,

Кызылсу-алсу.

кул чукларын уйнату,

Канатын җәеп, аңа

кулларны як-якка җәю,

Кунар бер былбыл,

канат кагу хәрәкәте,

Моңланып сайрар:

башны як-якка селкү.

– Син, – дип, – матур гөл!»

баш бармакны күрсәтү.

5. «Бүлмәбез гөлләре». Хикәя төзү.

– Безнең бүлмәдә нинди гөлләр үсә?

– Гөл нинди өлешләрдән тора?

– Гөл үссен өчен нинди шартлар кирәк?

– Бүлмә гөлләре ни өчен кирәк?

Балалар табигать почмагында нинди гөлләр үсүе, гөлләрнең төс, форма ягыннан аермалы, охшаш яклары, ничек итеп гөлләрне карап үстерүләре турында сөйлиләр.

Хикәя үрнәге. Бу фикус. Фикусның яфраклары зур, калын, сабаклары озын булып үскән. Чәчәк атмый. Ул дым ярата. Фикуска күп су сибәргә кирәк. Фикус яфракларын дымлы чүпрәк белән сөртеп торганны ярата. Төпләрен еш йомшартырга кирәк. Якты урында үсә.

6. Сүзле уен: «Исемең матур – кем кушкан?»

Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала, гөл сүзе кергән исем әйтеп, икенче балага чәчәк бирә. Чәчәкне алган бала гөл сүзе белән башланган кыз исеме әйтә һәм чәчәкне башка балага тапшыра. Уен шулай дәвам итә.

– Гөлнур, Гөлнара, Гөлназ, Гөлсем, Гөлсинә, Гөлшат, Гөлсия, Гөлчәчәк, Гөлия, Гөлчирә, Гөлсирин, Гөлфия, Гөлгенә һ.б.

Шөгыльне татар халкының «Ал кирәк, гөл кирәк» уены («Уйныйк-куаныйк әле, 111 бит) белән тәмамларга мөмкин.