1. Мәкаль әйтү:

Коры табынга кунак утыртмыйлар.

Мәкальнең мәгънәсен ничек аңладыгыз?

– Кунак килүгә әти-әниләрегез ничек әзерләнә?

– Курчакларның туган көннәрен ничек үткәрәсез?

– Син кунак өстәле әзерли беләсеңме?

2. Сюжетлы-рольле уен: «Кунак сыйлыйбыз».

Тәрбияче:

– Бүген безгә кунакка бик хөрмәтле кешеләр – Әмирнең дәү әнисе Сафия әби белән дәү әтисе Илдус киләчәк. Кунакларны ничек каршы аласын без инде яхшы беләбез. Әйдәгез, эшне нидән башларга кирәклеген искә төшерик.

Балалар:

– Гөлия апа бүген иртән идәннәрне юды.

– Без аңа тузан сөртергә булыштык.

– Хәзер өстәл әзерләргә кирәк.

Тәрбияче:

– Ә өстәл әзерләүне нидән башлыйбыз? (Башта өстәлгә ашъяулык җәяргә кирәк). Дөрес. Ашъяулыкны ничек итеп җәябез? (Тип-тигез итеп, җыерчыклар калдырмыйча). Ә хәзер нәрсә эшлибез? (Ваза белән салфеткалар куябыз). Вазаны кая куярга кирәк? (Өстәл уртасына). Ә хәзер чәй алып килергә кирәк. Кунакларның чәй эчәсе килер бит. Чәй эчү өчен ниләр куярбыз икән? (Чынаяк, тәлинкә, чәй кашыгы һ.б.)

Балалар өстәлгә эскәтер җәяләр, кәгазь салфеткалар белән ваза, чынаяк-тәлинкәләр куялар.

Тәрбияче:

– Кунакларның ашыйсылары да килер. Аларны нәрсә белән сыйларбыз?

Бер Бала:

– Минем әнием кунаклар килгәндә салат ясый. Салат куйыйк.

Тәрбияче:

– Салат өчен нинди савыт-саба куярга кирәк? (Өлеш тәлинкәсе, чәнечке).

Балалар өстәлгә тәлинкәләр, чәнечкеләр куялар. Тәрбияче чәнечкене тәлинкәнең уң ягына куярга кирәклеген искәртә.

Тәрбияче:

– Карагыз әле, безнең өстәлгә тагын нәрсә җитми? (Ипи савыты).

Тәрбияче:

– Дөрес, өстәлгә ипи савыты куймадык. Ипи – бик хөрмәтле ризык, аны уртага куялар.

Балалар өстәнең уртасына ипи савыты куялар. Тәрбияче кунаклар килгәнче ипинең өсте капланып торырга тиешлеген искәртә.

Балалар:

– Кунак өстәле бик матур булды. Кунакларның күңелләре булыр инде!

3. Шигырь уку («Куанычым-багалмам», 171 бит): «Олы кунаклар», Вәсимә Хәйруллина.

4. «Кунаклар килде».

Ишек шакыган тавыш ишетелә. Әби белән бабай керәләр. Әбинең өстендә матур итеп тегелгән күлмәк, башында ак яулык, аягында читекләр. Бабай чигелгән түбәтәй кигән. Әбинең кулында ашъяулыкка төрелгән әйбер. Балалар кунакларны каршы алалар, исәнләшәләр.

Балалар:

– Әйдүк, әйдүк, түрдән узыгыз.

– Рәхим итегез!

– Сезнең килүегезгә без бик шат.

Тәрбияче:

– Кәефләрегез ничек, хөрмәтле кунаклар? Исән-сау гына килдегезме?

Әби, бабай:

– Кәефләребез яхшы, балакайлар. Исән-сау гына килеп җиттек, Аллага шөкер. Безнең татар халкы игътибарлы, хөрмәт йөзеннән һәрвакыт күчтәнәч белән йөри. Халкыбызның бу гореф-гадәте хәзерге көнгә кадәр сакланган.

Әби төенчекне тәрбиячегә тапшыра.

Кызым, без сезгә алма бәлеше пешереп алып килгән идек. Балалар белән авыз итәрсез.

Тәрбияче:

– Күчтәнәчегез өчен зур рәхмәт. Аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын.

Кунакларга урын тәкъдим итәләр.

Әби, бабай:

– Балалар, сез кунакны бик матур каршы ала беләсез икән. Ә үзегез табын янында әдәпле утыра беләсезме соң?

Тәрбияче кунакларны өстәл артына утырта. Алардан соң гына балалар утырыша.

Тәрбияче:

– Балалар, менә хәзер кунакларга үзебезнең тәрбияле балалар булуыбызны, табын әдәбен яхшы белүебезне күрсәтик инде. Бергәләп өстәл янында матур утыру кагыйдәләрен искә төшерик.

Балалар:

– Авызда азык булганда сөйләшергә ярамый.

– Терсәкне өстәл өстенә куймыйлар.

– Аякларны да селкеп утырырга ярамый.

Тәрбияче:

– Ә тастымаллар ни өчен кирәк? (Тастымалларны алга ябалар.) Әйе, тастымаллар тезләр өстенә куела. Аңа авыз сөртмиләр. Иреннәрне сөртү өчен кәгазь салфеткалар куелган.

Әби, бабай:

– Сез бик тәртипле балалар икәнсез. Бик сөендек. Безнең дә сезгә әйтәсе килгән сүзләребез бар.

* Әти-әнидән алда табын янына килеп утырмагыз.

* Уң кулыгыз белән ашагыз.

* Ризыкны үз алдыгыздан гына алыгыз.

* Шулай ук сезгә тырышып ризык әзерләүчеләргә дә рәхмәт әйтегез.

Тәрбияче:

– Кадерле кунаклар, бик зур рәхмәт сезгә. Бу үгет-нәсихәтләрегезне һәрвакыт истә тотарбыз.

5. Тәрбияче күчтәнәчне өстәл уртасына куя, сыйлый. Кунаклар, балалар ашыйлар, коймаклар, алма бәлеше белән чәй эчәләр. Күчтәнәч өчен кунакларга балалар рәхмәт әйтәләр.

6. Шөгыль ахырында «Кунаклар» җырлы уены («Уйныйк, куаныйк әле», 126 бит) уйнала. Балалар шигырьләр сөйлиләр. Бәйрәмне күңелле бию белән тәмамларга мөмкин.