1. Ә. Бикчәнтәеваның «Өстәл янында» хикәясен уку.

Хикәянең эчтәлеге буенча сораулар:

– Хикәя кемнәр турында?

– Малай энесе Равил белән ничек уйный?

– Малайлар апалары белән ничек яшиләр?

– Аларны нинди туганнар дип әйтеп була?

– Балалар нинди кагыйдәләрне яхшы белә?

Балалар:

– Ашар алдыннан һәрчак кулларны юарга.

– Югач, үз сөлгеләренә генә сөртергә кирәклеген беләләр.

Тәрбияче:

– Ә өстәл янында малайлар үзләрен матур тоталармы? Аларны ни өчен шелтәлиләр?

Балалар:

– Алар шаярырга яраталар.

– Аяклары белән төртешәләр.

– Кашык белән уйныйлар.

Тәрбияче:

– Әйе, кашык белән уйнарга ярамый. Ул ашар өчен куела. Аякларны селкеп утыру да әдәплелек билгесе түгел. Өстәл янында тыныч утырырга кирәк.

2. Хикәянең эчтәлеген сөйләү (3–4 бала сөйли, тәрбияче сораулар белән ярдәм итә).

3. Экранда әдәпсезлек үрнәкләре сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтелә. Алар буенча сөйләшү үткәрелә, тиешле нәтиҗәләр ясала:

– Табын янына утыргач, сөйләшмә. Ризык капкан килеш сөйләшү – әдәпсезлек билгесе.

– Ашаган вакытта авызыңны чапылдатма, ашыкма.

– Ашарга утыргач, кашык, чәнечке белән уйнарга ярамый, аларны шакылдатып тавыш чыгарма.

– Кулларыңны болгап утырма, аякларыңны селкемә.

– Яныңда утырган иптәшеңә комачаулама.

– Тастымал тез өстенә куела. Аңа авызны сөртмиләр. Моның өчен кәгазь салфеткалардан файдаланалар.

– Табын янында чөмереп ашау, борын тартып утыру – зур әдәпсезлек.

– Табыннан киткәндә, рәхмәт әйтергә онытма. Кулларыңны ю, авызыңны чайка.

4. Динамик пауза: «Без, без, без идек» татар халык уены («Уйныйк-куаныйк әле», 60 бит).

5. Үстерешле уен: «Мин башлыйм – син дәвам ит!»

* Әдәп төбе – ... матур гадәт.

* Коры табынга кунак ... утыртмыйлар.

* Кунак ишегеңне ачса, син ... йөзеңне ач.

* Табын янында чөмереп ашау – ... әдәпсезлек.

* Өстәл янынннан киткәндә, рәхмәт ... әйтергә онытма!

6. «Винни-пух кунакка бара» мультфильмын карау. Балаларның кәефләрен күтәрү.

Искәрмә.

Шөгыль конспекты «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе» китабындагы «Табын янында утыру кагыйдәләре» конспекты нигезендә язылды (К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова, Г.М. Сафиуллина. Методик кулланма. Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013, 182–183 битләр).