Мәкаль әйтү:

Илсез – кеше телсез сандугач.

Эчтәлеге буенча фикер алышу.

Җыр тыңлау: «Гүзәл туган ягыбыз» (А. Минһаҗев сүзләре, Ә. Һадиева музыкасы: «Туган телдә сөйләшәбез», ٤–٥ яшь. Методик кулланма өчен аудиокушымта, ٥٨ трек).

 «Туган ягым бер генә...» Туган як төшенчәсен аңлату.

Тәрбияче:

– Туган як ул – кешенең туган җире, торган җире, авылы, шәһәре. Безнең яши торган өебез, без йөри торган балалар бакчасы, без уйный торган мәйданчыклар, безнең урам, ял итә торган парклар – болар барысы да туган як була инде.

Туган илем – басу, кырлар,

Урманнар, яшел юллар.

Инешләрем, чишмәләрем,

Туганнар, якын дуслар –

дип язган туган җир турында Резеда апа Вәлиева. Һәр кешегә үз туган җире кадерле, якын, аны һәркем ярата.

٤. Лилия Нурлының «Туган илем» шигырен (Куанычым-багалмам», ١٠٢ бит) уку. Шигырьне ятлау .

5. Динамик пауза: «Самолетта барам» уены (Ә. Синугыл шигыре буенча)

Самолетта очып барам,

«Очу» хәрәкәтләре ясау,

Якынлашкандай айга.

башны өскә күтәрү,

Тәрәзәдән җиргә карыйм:

башны аска ию,

Әй кызык икән анда!

баш бармакны күрсәтү,

Әнә Бөгелмәм, Казаным –

кулларны алга сузу,

Күренә минем Ватаным!

кулларны як-якка җәю,

Факеллар нурланып яна,

кулларны, чиратлап, өскә күтәрү,

Күрәм нефть фонтанын.

уң кулны каш өстенә кую,

Кама заводлары артта,

артка карау,

Идел дәрьясы уңда.

уңга борылу,

Әнә Зәйдә су керәләр,

сулга борылу,

Мин һаман юлда, юлда.

«очу» хәрәкәтләре.

٦. «Нинди гүзәл минем туган җирем!»

Тәрбияче презентация ярдәмендә шәһәрнең (авылның) истәлекле урыннары төшерелгән фоторәсемнәр күрсәтә, һәйкәлләр, театрлар, тарихи урыннар һ.б. турында сөйли.

7. Белемнәрне хәтердә ныгыту:

– Без яшәгән авылның (шәһәрнең) исеме ничек?

– Сез аны яратасызмы? Ни өчен?

Син нинди урамда яшисең?

– Безнең балалар бакчасы кайсы урамда урнашкан?

– Без яшәгән авылда (шәһәрдә) нинди истәлекле урыннар бар?

– Авылыбызны (шәһәребезне) матурлар өчен без нәрсә эшли алабыз?

Шөгыль барышында яки шөгыльләрдән тыш вакытларда Р. Вәлиеваның «Туган җир», Р. Бәшәрнең «Сандугалы ак инеш» шигырьләрен («Куанычым-багалмам», бит); М. Пришвинның «Туган илем» хикәясен («Куанычым-багалмам», бит) укырга мөмкин.