«Мин яратам сине, Татарстан!»
Информация
Бурычлар
Балаларның тыңлый белү, үз фикерләрен башкаларга җиткерә белү сәләтләрен, аралашу күнекмәләрен үстерү.
Туган якка мәхәббәт хисләре, аның бай табигатенә сак караш тәрбияләү. Башкалабаз Казанга карата горурлык һәм ихтирам сыйфатлары булдыру.
Шөгыль барышы
1. Шигырь уку:
Көмеш суларың,
Зәңгәр урманың,
Якын күңелгә,
Татарстаным!
Син – туган ягым,
Син – минем таңым,
Татарстаным!
(«Татарстаным», Илдар Юзеев)
– Татарстан турында шагыйрь Илдар Юзеев! Ә нәрсә соң ул Татарстан? (Без яши торган республика). Әйе, балалар, без Татарстан Республикасында яшибез. Туган якның табигате матур һәм бай! Аның зифа каенлы урманнарын (слайд № 1), көмеш сулы күлләрен (слайд № 2), балык белән тулы киң елгаларын (слайд № 3) яратабыз. Безнең Республика бик зур, анда зур һәм кечкенә шәһәрләр, бик күп авыллар бар (слайдлар № 4, 5).
2. Татарстан картасын карау. Әңгәмә:
Тәрбияче:
– Татарстан территориясе нәрсәгә охшаган?
Балалар:
– Чаба торган атка.
– Күбәләккә охшаган.
Тәрбияче:
– Ничек уйлыйсыз, Татарстан республикасының төп шәһәре ничек атала? (Казан (картада күрсәтү) – слайд № 6). Тагын нинди шәһәрләрне беләсез? (Яр Чаллы, Алабуга, Арча һ.б.). Чаллы шәһәрендә иң зур автомобиль заводы бар (слайд № 7). Бу заводта эшләнелгән КАМАЗ машиналарын дөньяның күп илләрендә очратырга мөмкин. Алабуга шәһәрендә җиңел машиналар эшләнә (слайд № 8). Моннан бик күп еллар элек бу шәһәрдә бөек рәссам Иван Шишкин яшәгән (слайд № 9). Ул вакытларда Алабуга куе урманнар белән әйләндереп алынган булган. Шишкин бу урманнарны үзенең картиналарында тасвирлаган. Аның «Нарат урманында» (слайд № 10), «Урман аланында чәчәкләр» (слайд № 11), «Арыш кыры» (слайд № 12) картиналары белән без дә таныш.
Шул рәвешле Арча, Әлмәт һ.б. шәһәрләр турында (слайдлар № 13, 14) сөйләнә.
3. «Казан шәһәре – баш кала...»
Тәрбияче балаларга Казан шәһәренең «бик борынгы шәһәр булуы, Казанда бик күп музейлар, театрлар, күргәзмә заллары эшләве, һ.б. истәлекле урыннары турында сөйли (слайд № 15). Башкаланың иң борынгы һәм тарихи урыны – Казан Кремле, Кремльнең Спас һәм Сөембикә манаралары, Кол Шәриф мәчетенә аерым туктала:
Казан Кремле – ул бик борынгы корылма (слайд № 16). Казан Кремленең исеме бөтен дөньяга тарихи һәйкәл буларак таралган. Аның диварлары (стеналары) бик калын, биек һәм озын. Бу стеналар шәһәрне дошманнардан саклау өчен төзелгән.
Кремльгә 5 керү юлы булган. Төп керү юлы – Спас манарасы (слайд № 16).
Хәзерге Спас манарасы ак таштан төзелгән, аның очында – алтын йолдыз. Манараның зур сәгате безгә төгәл вакытны күрсәтеп, һәр сәгать саен сугып тора.
Казаныбызның символына әйләнгән бу манара (слайд № 17) Казан ханбикәсе Сөембикә исеме белән бәйле. Ул җиде яруслы бик матур корылма, башында – ярымай.
Кол Шәриф мәчете Россиядә иң зур мәчетләрнең берсе (слайд № 18). Аның 8 манарасы бар. Бина декоратив элементлар, лалә чәчәге белән бизәлгән. Мәчет төнлә бик матур яктыртыла.
4. Динамик пауза: «Казан диләр...» уены.
Казан диләр, Казан диләр, |
Кулларын як-якка җәяләр, |
Нәрсә бар ул Казанда? |
иңбашларын сикертәләр, |
Казанда, Казанда – |
кул чабалар, |
Зәңгәр Идел бар анда! |
куллар белән «дулкын» ясыйлар, |
Казан диләр, Казан диләр, |
кулларын як-якка җәяләр, |
Нәрсә бар ул Казанда? |
иңбашларын сикертәләр, |
Казанда, Казанда – |
кул чабалар, |
Җиде катлы манара! |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Төрле-төрле халыклар |
кулларын як-якка җәяләр, |
Яши безнең Казанда. |
кулларын күкрәк турысына куялар, |
Казанда, Казанда – |
кул чабалар, |
Дус яшибез Казанда! |
парлашып әйләнәләр. |
5. Татарстан Республикасының символикасы белән таныштыру.
Тәрбияче Татарстан Республикасы символикасы турында сөйли.
Татарстан Республикасы гимны («Туган телдә сөйләшәбез», 4–5 яшь. Кулланма өчен аудиокушымта, 13 нче трек) яңгырый. Балалар гимнны басып тыңлыйлар.
Экранда Татарстан Республикасының дәүләт флагы күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Һәр дәүләтнең үз символлары була. Татарстан Республикасының да символлары бар. Гимн, әләм һәм тугра – дәүләт символлары. Татарстан Республикасының әләме нинди төсләрдән тора?
Балалар:
– Татарстан Республикасының әләме яшел, ак, кызыл төсләрдән тора.
Тәрбияче:
– Бик дөрес әйттегез. Татарстан әләменең өске өлеше – яшел, аскы өлеше – кызыл, ә уртада ак тар тасма. Һәр төс үзенә бер мәгънәгә ия. Яшел төс – туган җиребезнең һәм табигатебезнең матурлыгы төсе, яшәү билгесе. Кызыл төс – кояш, ут төсе. Ак төс – сафлык, намус, тынычлык-иминлек билгесе.
Шул рәвешле, Татарстан Республикасының туграсы турында сөйләнә.
Тәрбияче:
– Татарстан туграсы түгәрәк формада ясалган. Уртада – алга тәпиен бераз күтәргән канатлы ак барс. Аның ян ягында калканы бар. Ак барс илнең, халыкның көчен белдерә. Ни өчен барс канатлы? Ул үзенең канаты астында республикабызда яшәүче бар халыкларны яклый, саклый ала. Ак барс алгы тәпиен күтәреп, илен якларга әзер булып тора.
6. Үстерешле уен: «Сорау – җавап»
Балалар түгәрәккә басалар, тәрбияче – уртада. Кулында – туп. Тәрбияче сорау бирә һәм бер балага тупны ыргыта. Тупны тоткан бала сорауга җавап әйтә һәм тупны кире тәрбиячегә ыргыта.
– Без яшәгән республика ничек атала?
– Республикабызның башкаласы нинди шәһәр?
– Татарстан флагында ничә төс?
– Кызыл төс нәрсәне аңлата?
– Яшел төс – нәрсә төсе, нәрсәне аңлата?
– Ак төс нәрсәне аңлата?
– Татарстан гербында нинди җәнлек сурәтләнгән?
– Казанның йөзек кашы булган мәчетнең исеме ничек?
– Татарстан нинди шәһәрләр белән данлыклы?
7. Җыр тыңлау: «Туган җирем – Татарстан» (А. Ключарев музыкасы, Г. Зәйнашева сүзләре).