«Кыш килде».
Информация
Бурычлар
Исемнәрне сыйфатлар белән яраштырып сөйләү күнекмәләрен ныгыту.
Бәйләнешле сөйләмне, логик фикерләү сәләтен, зиһенне үстерү.
Кыш фасылының үзенә генә хас матурлыгын күрә белергә өйрәтү. Табигатькә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. Табышмак әйтү:
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган;
Уйный җил-буран, –
Бу кайчак, туган?
(Кыш).
– Табышмакның җавабын дөрес әйттегез. Кыш икәнен каян белдегез? (Урамда кар ява. Көннәр салкын. һ.б.)
2. Үстерешле уен: «Тылсымлы кар бөртеге».
Балалар, картоннан ясалган кар бөртеген, кулдан-кулга биреп, кыш билгеләрен әйтәләр.
Балалар:
– Кар ява.
– Бураннар була.
– Көннәр салкын.
– Без җылы итеп киенәбез.
– Чана шуабыз һ.б.
3. «Елда 12 ай». Календарь белән таныштыру.
Тәрбияче:
– Ел унике айга бүленә. Һәр өч ай бер ел фасылын тәшкил итә. Сез нинди ел фасылларын беләсез? (Көз, кыш, яз, җәй). Декабрь, гыйнвар, февраль – кыш айлары. Декабрь – кышның беренче ае. Бу айда кар бик күп булмый әле. Көннәр салкыная бара. Кошларга яшәү авырлаша.
4. Р. Миңнуллинның «Ак кыш» шигырен уку.
Тәрбияче (зур бияләй күрсәтә):
– Балалар, мин бүген эшкә килгәндә «Бияләй» әкиятендәге бабайны очыраттым. Ул, сезгә тапшырырга дип, миңа шушы бияләйне тапшырды. Аның эчендә нидер бар. Әйдәгез, карыйк.
Тәрбияче бияләй эченнән Р. Миңнуллинның «Кунакка килегез!» китабын ала.
– Балалар, бу китапны кем язган, беләсезме? Бу – Роберт Миңнуллинның (портреты къүрсәтелә) «Кунакка килегез!» китабы. Ә кем соң ул Р. Миңнуллин? (Ул шагыйрь, шигырьләр язган). Сез аның нинди шигырьләрен беләсез? («Мияу!», «Мәчет», «Акбай шулай ди...», «Әйлән-бәйлән» һ.б.) Мин бүген сезне Р. Миңнуллинның тагын бер шигыре («Куанычым-багалмам», 230 бит) белән таныштырам. Ул «Ак кыш» дип атала.
5. Динамик пауза: «Йомшак кар» уены.
Кар, кар, кар ява, |
Кулларын өскә-аска таба селкиләр, |
Бураннарны туздыра. |
кулларын алга сузып, уңга-сулга борылалар, |
Кулларга төшеп эри, |
уч төпләрен өскә караталар, |
Үзе бик тиз туңдыра. |
үзләрен ике кул белән кочаклыйлар, |
Йомшак карны алабыз, |
алга иеләләр, |
Аннан туплар ясыйбыз. |
шар ясау хәрәкәтләре, |
Кар атышып уйныйбыз, |
уң кул белән ыргыту хәрәкәтләре, |
Бик күңелле яшибез. |
кул чәбәклиләр. |
6. «Сүзтезмәләр яса» үстерешле уены.
Кар сүзеннән сүзтемәләр ясау:
– Кар ак, кар йомшак, кар салкын, кар ява, кар ята, кар бөртеге, кар көрте, кар атышу һ.б.