1. Кыш темасына караган Табышмаклар әйтү. Табышмакларның җавапларына туры килгән рәсемнәрне экранда күрсәтү.

Бер ак юрган таптык,

Җир өстенә яптык. 

(Кар)

Үкерә дә котыра,

Бөтен җирне тутыра. 

(Буран)

Утта янмый, суда батмый. 

(Боз)

2. «Кыш билгеләрен эзләп табыгыз». Тәрәзәдән тышкы табигатьне күзәтү.

– Кар ява.

– Агачларда яфраклар юк, ялангач.

– Җил исә.

– Кар бөртекләре оча.

– Балалар Кар бабай ясап куйганнар һ.б.

3. «Ак карлы кыш килде». Күзаллап кечкенә хикәя төзү.

Хикәя үрнәге. «Кыш килде. Бөтен җирдә ап-ак кар ята. Көн салкын. Көчле җил исә. Буран уйный. Суык булса да, мин кышны яратам».

4. Динамик пауза: «Кар ява» уены (Б. Рәхмәт шигыре буенча)

Чыгабыз уйнарга,

Атлап бару,

Урамга – һавага.

шатланып кул чабу,

Чуарлап өсләрне,

киемнәрне сыпыру,

Ябалак кар ява.

кулларны аска-өскә селкү,

Ябалак кар, яу-яу!

бер урында сикерү,

Без ясыйбыз кардан тау,

кулларны югары күтәрү,

Ак мамыктай тузгып яу!

кулларны як-якка селкү,

Бик дәү булсын безнең тау!

кулларын югары күтәрү.

5. Шигырь уку: «Кыш килде» («Куанычым-багалмам», 92 бит), Гөлшат Зәйнашева.

Шигырьнең эчтәлеге буенча сораулар:

– Кыш нинди тун кигән?

– Нинди кар ява?

– Кешеләрне салкын һава куркытамы? Нигә куркытмый?

– Чаңгылар һәм чаналар каян сикереп төшкән?

– Кышлар ничек үтә?

– Сез кышны яратасызмы?

6. Шигырьне яттан сөйләү (башта – күмәкләп сөйләү; аннары 4–5 баладан сөйләттерү).

7. Сынамышлар әйтү, мәгънәләрен аңлату.

* Кар калын булса, ашлык уңар.

* Кыш салкын булса, җәй алма була.

* Эт аунаса, буран булыр.

* Каз аягын күтәреп торса, салкын булыр.