Тәрәзәгә чирткән тавыш ишетелә. Тәрбияче, тәрәзәне ачып, кулына саескан (уенчык) ала. Саесканның томшыгында хат.

1. «Саескан» алып килгән хатны уку.

«Кадерле балалар. Без – кышлаучы кошлар – сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Урамда бик салкын. Бөтен җирне кар каплады. Безгә ризык табарга кыенлашты. Зинһар, ярдәм итегез!»

2. Табышмаклар әйтү.

Тәрбияче:

– Канатлы дусларыбыз бик авыр хәлгә калган икән, балалар.

– Сез ничек уйлыйсыз: аларга ярдәм итәргә кирәкме? (Бик кирәк). Әйдәгез, башта кайсы кошларның бездә кышлавы, аларның тышкы кыяфәтләре, нәрсә ашарга яратулары турында искә төшерик әле.

Тәрбияче кышлаучы кошлар турында табышмаклар әйтә. Балалар өстәлләрдәге кош рәсемнәре арасыннан табышмакның җавабына туры килгән кошны танып, каршыдагы магнит тактага беркетәләр, кыскача гына шул кош турында сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Гөлдер-гөлдер-гөлдергү,

Кызыл тәпи – нәрсә бу?

(Күгәрчен)

Бала (күгәрчен рәсемен тактага беркетә):

– Бу – күгәрчен. Ул зәңгәрсу төстә. Ак күгәрчен дә була. Тәпие кызыл. Гөр-гөр дип гөрли.

Тәрбияче:

– Йә су белән коена,

Йә тузанда коена;

Гомер буе безнең белән

Яшәргә дип җыена.

(Чыпчык).

Бала:

– Чыпчык – кечкенә кош. Сикереп-сикереп йөри. Ул чырык-чырык дип чыркылдый.

Тәрбияче:

– Түше кызыл булса да,

Исеме кара аның.

Башына кигән бүреге

Җисеменә тиң аның. 

(Карабүрек).

Бала:

– Карабүрекнең түше кызыл, койрыгы, канаты кара. Аны кызылтүш дип тә йөртәләр. Матур кош!

Тәрбияче:

– Койрыгын алса – башы ябыша,

Башын алса – койрыгы ябыша.

(Саескан)

Бала:

– Бу – саескан. Ул алпан-тилпән килеп йөри. Койрыгы, канатлары, түше, башы кара, ян яклары ак. Саесканны карак дип үртиләр.

Шул рәвешле башка кышлаучы кошлар (тукран, ала карга, чәүкә, песнәк) турында да табышмаклар («Куанычым-багалмам», ١٨١ бит) әйтелә. Балалар алар турында сөйлиләр.

3.Динамик пауза: «Кошларым-кошкайларым» уены.

Безнең бакчада кошлар да

Кулларны як-якка җәеп селкү,

Нигәдер сайрамыйлар.

иңбашларын сикертү,

Салкын икәнлекне сизеп

урында сикергәләү,

Җим эзләргә очмыйлар.

чүгәләү,

Әйдә, дуслар, бергә чыгып

басып, бер урында атлыйлар,

Җимнәр салыйк кошларга.

«җим сибү» хәрәкәтләре,

Азык булса, җиңел булыр

канат кагу хәрәкәтләре,

Бар кошларга кышларга.

кул чабу.

4. [Ы] авазының дөрес әйтелеше өстендә эш.

– Кайсы кошларның исемендә [ы] авазы бар?

– [Ы] авазы кергән тагын нинди сүзләр беләсез?

– Сыр (русча) – ашамлык. Сүзне әйтеп карыйк. Иреннәр киң җәелә. Ә хәзер сыр (татарча) дип әйтик (сызык мәгънәсендә). Иреннәрне җәю кирәкми, шулай бит, балалар?

5. Дидактик күнегү: «Ул нинди?». Кошларны чагыштырып сөйләү.

Тәрбияче:

– Күгәрчен белән песнәкне чагыштырыгыз.

Балалар:

– Күгәрчен – зур кош, ә песнәк кечкенә.

– Күгәрчен ак (соргылт-күк) төстә, ә песнәкнең түше сары.

Тәрбияче:

– Чыпчык – саескан.

Балалар:

– Саескан – зур кош, ә чыпчык кечкенә.

– Саесканның койрыгы озын, ә чыпчыкныкы кечкенә.

Шул рәвешле, башка кошлар турында да чагыштырып сөйлиләр. Тәрбияче сораулар белән ярдәм итә.

6. «Килегез, кил, кошкайлар!» уены (X. Гарданов шигыре буенча).

Тәрбияче балаларны алдан әзерләп куелган җимлек янына чакыра. Өстәлдәге савытларда – төрле җимнәр. Балалар кошларны (уенчыклар яки кошларның рәсемнәре) чакыралар. Җимлеккә җим салалар.

Тәрбияче:

– Хәзер мин кошларны чакырам. Җимлеккә нинди кош килер икән?

Килегез, кил, кошкайлар,

Сез бит безнең дускайлар.

Бакчабызга куныгыз,

Көн дә кунак булыгыз.

Бала (чыпчык рәсемен сайлап ала да җимлеккә куя):

– Чыпчык, чыпчык, чык-чырык – җим сиптем, кил тиз очып!

Барлык балалар эндәшне кабатлыйлар. Уен шулай дәвам итә.

– Песнәк, песнәк, кил тизрәк, җим сибәм сиңа әзрәк!

– Чәүкә, чәүкә, кил, чәүкә, – җим бирәм бер тәлинкә.

– Карга, карга, кабып кал азык барда!

– Саескан – ала канат, җим сибәм кабат-кабат!

– Карабүрек, кил тизрәк, син дә җим кап әзрәк!

– Күгәрченем, гөр-гөр-гөр – җим сибәм менә: күр, күр!

Тәрбияче:

– Кошларга җимнәр салдык, балалар, инде җимлекне урамга алып чыгып эләсе генә калды. Әйтегез әле: җимлеккә нинди җимнәр салдык?

Балалар:

– Көнбагыш, ипи валчыгы, карбыз төшләре, тары, карабодай ярмалары, сыр кисәге һ.б.

Тәрбияче:

– Көн дә шулай кошларны сыйларга онытмагыз, балалар:

– Кошлар – безнең дуслар бит алар! Шуны истән чыгармыйк!