Балалар түгәрәк ясап басалар.

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Куллар җылысын тойыйк,

Шатланышып елмайыйк.

– Хәерле иртә, дусларым!

1. Тәрбияче (балаларның игътибарын өстәлдә торган матур бизәлешле тартмага юнәлтеп):

– Карагыз әле, нинди матур тартма! Аның эчендә нәрсәдер бар. Мин әйткән табышмакка дөрес итеп җавап бирсәгез, тартма нәрсә икәнен белерсез:

Йолдыз-йолдыз вак кына,

Вак кына, мамык кына.

Ак мамык кебек,

Ялтырый алмаз кебек.

(Кар бөртеге)

Тәрбияче тартма эченнән кар бөртеге алып күрсәтә.

– Бу кар бөртеге гади генә кар бөртеге түгел. Ул – тылсымлы кар бөртеге. Хәзер без сезнең белән кышкы урманга сәяхәткә барырбыз. Кар бөртеге безгә юлны күрсәтер. Күзләрегезне йомыгыз!

Җил шаулаган, буран уйнаган тавыш ишетелә. Бераздан тавыш тына.

Балалар күзләрен ачалар.Экранда кышкы урман күренеше күрсәтелә. Тәрбияче кыргый хайваннар трында табышмаклар әйтә. Табышмакларның җавапларына туры килгән җәнлек рәсемнәре экранда күрсәтелеп бара.

3. «Кем элек җавабын әйтер белеп!»:

* Йөртә ул озын колак,

Үзе гаҗәеп куркак.

Уйланма инде озак,

Нәрсә ул? Йә, уйлап бак.

(Куян)

* Энәсенең күзе юк,

Тегәр өчен җебе юк,

Яшерсә башын, аягын,

Ул нәни генә бер туп.

(Керпе)

* Килә бер батыр атлап,

Аягы баса лап-лап.

Урманда йөри,

Умартадан бал көри.

(Аю)

* Кош түгел – оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекләр ярата,

Сызгырса, урман яңгырата.

(Тиен)

* Кагылмый болай кәҗә, сарыкка,

Ләкин кызыга үрдәк, тавыкка.

Үзе ялагай, үзе хәйләкәр,

Ул нәрсә булыр, йә, әйтеп җибәр.

(Төлке)

Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Куяннар эзли.

(Бүре)

Тәрбияче:

– Әлеге хайваннар турында бер сүз белән ничек әйтер идегез? Ни өчен?

Балалар:

– Болар – кыргый хайваннар.

– Алар урманда, кырда яшиләр.

– Ризыкны үзләре эзләп табып ашыйлар.

Тәрбияче:

– Балалар, бу хайваннарны икенче төрле тагын җәнлекләр дип тә йөртәләр.

4. «Кайсы җәнлек нәрсә белән туклана?». Үстерешле уен.

– Куян нәрсә ярата? (Кишер, кәбестә, үлән).

Тәрбияче:

– Кышкы салкын көннәрдә, ашарга берни дә таба алмаганда, куян агач кайрысын кимерә.

– Чикләвекне нинди җәнлек бик ярата? (Тиен). Тиен тагын нәрсә белән туклана? (Гөмбә, агач күркәләре, җиләкләр белән).

– Гөмбәне тагын кайсы җәнлек ярата? (Керпе). Керпе тагын нәрсә ярата? (Алма ярата).

Тәрбияче:

– Керпе тагын суалчан, әкәм-төкәмнәр ашый. Тычкан тота.

Уен шулай дәвам итә.

٥. Динамик пауза. «Хәйләкәр төлке» уены

Санамыш ярдәмендә «төлке» билгеләнә:

Ыргадан, мыргадан,

Төлке бара елгадан,

Төлке түгел, ата каз,

Ата каздан тизрәк кач!

Балалар, бер-берләренә якын ук басып, түгәрәк ясыйлар, кулларын артка яшерәләр. Бер балага төлке уенчыгы бирелә. Ул түгәрәк буйлап йөгереп китә һәм, башкаларга сиздерми генә, төлкене бер баланың кулында калдыра. Үзе уртага чыга һәм, барлык балалар белән бергә: «Хәйләкәр төлке, син кайда?» – дип кычкыра. Төлке башта дәшми, балалар өч тапкыр кычкыргач кына, «Мин монда!» – дип, уртага сикереп чыга. Балалар як-якка йөгерешеп китәләр. «Төлке» аларны куа. Тотылган бала «төлке» итеп билгеләнә.

Уен шулай дәвам итә.

6. Әкият уку: «Балыкчы Аю» татар халык әкияте (Куанычым-багалмам», 42 бит).

– Әкият нинди җәнлекләр турында?

– Аю нәрсәгә кызыккан?

– Төлке ничек итеп Аюны балык тотарга өйрәткән? Ничек хәйләләгән?

– Аю балык тота алганмы? Аюның койрыгы ни өчен өзелгән?

– Әкият ничек тәмамлана?

7. «Ак куян» җырлы уены («Уйныйк-куаныйк әле», 127 бит).