«Кышын хайваннар тормышы».
Информация
сериясеннән «Куяннар» рәсеме; «Татармультфильм» берләшмәсенең «Койрыклар» мультфильмы; экран, проектор.
Бурычлар
гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү. Балаларның сөйләмендә хайваннарның атамаларын актив кулланышка кертү. Рәсемгә карап җөмләләр төзергә, ул
җөмләләрдән кечкенә хикәя төзергә өйрәтү.
Хайваннарның тышкы кыяфәте һәм яшәү мохите арасындагы бәйләнешләр турындагы белемнәрен, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Әйләнә-тирә чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәт формалаштыру. Хайваннарга сак караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Балалар каршына «Ишегалдында» рәсеме эленә. Тәрбияче, балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ачыклау максатыннан, алар турында әңгәмә кора.
١. «Исеңә төшер – җавап бир». «Сорау – җавап» уены.
Тәрбияче:
– Рәсемдә нинди хайваннарны күрәсез?
Балалар:
– Рәсемдә йорт хайваннары ясалган.
Тәрбияче:
– Ни өчен әлеге хайваннарны йорт хайваннары дип йөртәбез?
Балалар:
– Әлеге хайваннар кешеләр янында яши.
– Кешеләр аларны карый, тәрбияли, кайгырта.
– Кыш чыгу өчен ризык: печән, фураж әзерлиләр.
– Кешеләр аларны ашата, эчертә.
Тәрбияче:
– Дөрес әйтәсез, балалар.
– Йорт хайваннарын кешеләр кайгырта, алар кешегә хезмәт итә. Кешеләр аларны нинди дә булса максат белән тоталар. Йорт хайваннары ничек кышлыйлар, аларга кыш чыгу авырмы?
Балалар:
– Аларга кыш көне авыр түгел.
– Чөнки алар абзарда (сарайда) кышлый.
Тәрбияче:
– Әйе, балалар, йорт хайваннарының торыр урыннары бар, алар шунда кышны үткәрәләр.
٢. «Хайваннар күп, берсен әйт» уены.
Уен туп белән уйнала. Тәрбияче тупны балага бирә, туп тоткан бала бер йорт хайваны яисә кыргый җәнлек исемен әйтергә тиеш була. Бер исемне ике тапкыр кабатламаска кирәклеге искәртелә.
٣. «Могҗизалар кыры» дидактик уены.
«Могҗизалар кыры» итеп ясалган түгәрәккә йорт хайваннарының, кыргый җәнлекләрнең рәсемнәре куела. Түгәрәкнең угы кайсы хайванга туры килә, бер бала шул хайван турында сөйли. Мәсәлән:
– Бу куян. Куян урманда яши. Куян кечкенә, матур. Куян кыш көне ак, җәй көне соры. Куян кишер ярата һ.б.
٤. «Куяннар» рәсемен («Кыргый җәнлекләр» сериясе) карау.
– Рәсемдә кайсы ел фасылы сурәтләнгән?
– Кышкы урман аланын ничек тасвирлап була?
– Көн нинди?
– Урман аланында нинди җәнлекләрне күрәсез?
– Алар нишлиләр?
– Арт аякларына басып торучы куян турында сөйлә.
– Ничек уйлыйсыз: нигә ул гаҗәпләнеп карап тора?
– Көтелмәгән кунак аны сөендергәнме?
– Мин рәсемне «Кышкы урман аланында» дип атар идем. Ә сез рәсемгә нинди исем бирер идегез? («Куяннар», «Көтелмәгән кунак»)
٥ . Рәсем турында хикәя төзү.
٦. Динамик пауза. «Физзарядка ясый куян» уены
Куян күзләрен ача, |
күзләрен йомалар, ачалар, |
Төпкә менеп баса. |
чүгәлиләр, басалар, |
1, 2, 3 – утыра, |
чүгәлиләр, |
1, 2, 3 – ул тора. |
басалар, |
Зур агачка тотынып, |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Куян таган атына. |
алга, артка чайкалалар, |
Алан төбе төп тә төп, |
тыпырдыйлар, |
Сикергәли дөп тә дөп. |
сикерәләр, |
Кемдер аны өркетте, |
як-якларына караналар, |
Ул урманга элдертте. |
бер урында йөгерәләр. |
7. «Койрыклар» мультфильмын («Татармультфильм» берләшмәсе) карау.