12 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: яшьтәшләр белән дустанә мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе туплануга булышу, пөхтәлеккә һәм чисталыкка омтылу сыйфатларын тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: бирелгән аралыкка кадәр шуышу, тупны бер һәм ике кул белән бер-береңә тәгәрәтү күнекмәләрен формалаштыру, чисталыкның әһәмиятен ачыклау.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Тәрбияче күрсәткән үрнәккә туры китереп атлау. Тәрбияче янында һәм артыннан йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – эскәмиягә утырып, кулларны тез өстенә кую. Кулларны яннан өскә күтәрү, башлангыч торышка кайтару (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – утыргычны куллар белән тотып, эскәмиягә утыру. Чиратлаштырып аякларны күтәрү (һәр аяк белән 4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – кулларны аста тотып, эскәмия артына басу. Утыру (яшеренү) һәм тору (күренү) – 4 тапкыр.
4. Башлангыч торыш – кулларны артта куеп, эскәмия янына басу. Эскәмия тирәсендә, урында атлау белән чиратлаштырып, куш аяклап сикерү (3–4 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – кулларны алга һәм аякларны бергә куеп, эскәмия алдында басу. Эскәмиягә утыру, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
6. 10 секунд дәвамында сулыш күнегүләре ясап йөрү.
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Идәндә сузылган бау (гимнастика таягы) аша куш аяклап сикерү;
2.2. Бирелгән аралыкка кадәр шуышу;
2.3. Тупны бер һәм ике кул белән бер-береңә тәгәрәтү.
«Кем тизрәк?» хәрәкәтле уены.
Уен өчен төрле төстәге туплар һәм шул төсләрдәге тартмалар кирәк була. Балалар бүлмәнең бер читенә тезелгән урындыкларда утыралар. Тәрбияче алар каршына туплар салынган төрле төстәге берничә тартма куя һәм уенның эчтәлеген аңлата. «Туплар тәгәрәп киткәч, сез аларны берәмләп китереп тартмага салырга тиеш: туп кызыл төстә булса – кызыл тартмага, яшел булса – яшел тартмага» һ.б.
«Бер, ике, өч, йөгер!» – дип, тәрбияче балалар йөгерергә тиешле якка тупларны тәгәрәтеп җибәрә. Туплар тәгәриләр, балалар алар артыннан йөгерәләр. Һәрберсе берәр туп алып килеп, шул туп төсендәге тартмага салалар. Соңыннан туплар бергә кушыла, һәм уен кабатлана.
• Туплар саны балалар санына туры килергә тиеш.
• Балалар бары тик тәрбияче сигналыннан соң гына йөгерергә тиешләр.
• Йөгергәннән соң балаларга бераз утырып ял итәргә мөмкинлек бирергә, уенны кабатлауны ашыктырмаска кирәк.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче чисталык турында әңгәмә оештыра.
«Серле капчык» дидактик уены.
IV. Йомгаклау өлеше.
Салмак йөрү. 1,5 минут дәвамында сулыш алу күнегүләре ясау.