Кабатлау өчен материал

Шөгыль:
13

Информация

Ай:
Март

1 нче атна. Предметка кадәр бирелгән аралыкны шуышып үтү. Урыннарда куш аяклап сикерү. Предметлар арасыннан туп тәгәрәтү.

«Төз ыргыт» хәрәкәтле уены.

Балалар түгәрәккә басалар. Һәр балага кечкенә туп бирелә. Түгәрәк уртасына зур кәрзин куела (балалар белән кәрзин арасы 1,5–2 метрдан артмасын). Тәрбияче сигналы буенча балалар тупларын кәрзингә ыргыталар, аннары барысы бергә тупларын кәрзиннән барып алалар да үз урыннарына кире кайталар. Бала тубын кәрзингә кертә алмаган очракта, ул аны барып ала да калган балалар белән түгәрәккә баса.

2 нче атна. Бүрәнә аша үрмәләү. Ике аяк белән ераккарак сикерү. Ике кул белән тупны ирекле юнәлештә тәгәрәтү.

«Кояшкай» хәрәкәтле уены.

Тәрбияче балаларны үз янына чакыра, сөйли:

Кояшкай, кояшкай!
Безгә син елмай.
Бик рәхәт син булганда,
Яратабыз уйнарга.

Балалар башта кулларын чәбәкләп торалар, «яратабыз уйнарга» дигән сүзләрдән соң бер урында сикерәләр.

3 нче атна. Бүрәнә аша үрмәләп чыгу. Ике аякта ераклыкка сикерү. Бер кул белән тәрбиячегә тупны тәгәрәтү (уң һәм сул кулны чиратлаштыру).

«Югарырак үрмәлә» хәрәкәтле уены.

Уен өчен гимнастика баскычы, өскәрәк беркетеп кую өчен, ачык төстәге матур уенчык кирәк. Тәрбияче балаларга баскыч буйлап ничек үрмәләргә кирәклеген аңлата. Балалар баскычка карап басалар. Тәрбияче ярдәме белән бер бала, баскычның һәр аратасына басып, өскә таба үрмәли. 5–6 нчы аратага кадәр менә, уенчыкны алып, тәрбияче ярдәме белән әкрен генә баскычтан төшә.

4 нче атна. Куш аяклап ераклыкка сикерү. Тупны ике кул белән тәрбиячегә ату.

«Кем тизрәк?» хәрәкәтле уены.

Уен өчен төрле төстәге туплар һәм шул төсләрдәге тартмалар кирәк була. Балалар бүлмәнең бер читенә тезелгән урындыкларда утыралар. Тәрбияче алар каршына туплар салынган төрле төстәге берничә тартма куя һәм уенның эчтәлеген аңлата. «Туплар тәгәрәп киткәч, сез аларны берәмләп китереп тартмага салырга тиеш: туп кызыл төстә булса – кызыл тартмага, яшел булса – яшел тартмага» һ.б.

Тәрбияче: «Бер, ике, өч, йөгер!» – ди һәм балалар йөгерергә тиешле якка тупларны тәгәрәтеп җибәрә. Туплар тәгәриләр, балалар алар артыннан йөгерәләр. Һәрберсе берәр туп алып килеп, шул туп төсендәге тартмага салалар. Соңыннан туплар бергә кушыла, һәм уен кабатлана.

• Туплар саны балалар санына туры килергә тиеш.

• Балалар бары тик тәрбияче сигналыннан соң гына йөгерергә тиешләр.

• Йөгергәннән соң балаларга бераз утырып ял итәргә мөмкинлек бирергә, уенны кабатлауны ашыктырмаска кирәк.