«Кышкы урман».
Информация
Бурычлар
Сүзләрне дөрес грамматик формада кулланырга өйрәтү эшен дәвам итү; исемнәрне сыйфатлар, фигыльләр белән яраштыру күнекмәләрен ныгыту.
Мөстәкыйль фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны, зирәклекне үстерү.
Кышкы урманның матурлыгын күрә белергә өйрәтү. Табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. Табышмак әйтү:
Ак кына, вак кына,
Ак мамык сымак гына,
Өс киемеңә куна,
Учка алсаң, су була.
Бу нәрсә?
(Кар бөртеге).
2. Ш. Галиевның «Кар бөртеге» шигырен (өзек) уку:
Кар бөртеге,
Кун кулга,
Бераз ял ит
Син шунда.
Бер карасам,
Гел боз син,
Бер карасам,
Йолдыз син.
Искитәрлек
Матур син!
Ничек җирдә
Ятарсың?
3. Кар бөртеген күзәтү, матурлыгына соклану. Аның үзлекләре турында сөйләшү.
– Кар бөртеген елның кайсы вакытында күреп була?
– Кар бөртеге нәрсәгә охшаган? Нинди формада?
– Кар бөртеген кулга алгач, ул нишли? Ни өчен эри?
– Кар бөртеге бияләйгә кунса, нишли? Ни өчен эреми?
4. «Кышкы урманда» рәсеме буенча әңгәмә.
Экранда кышкы урман сурәтләнгән рәсем күрсәтелә. Тәрбияче бөтен җирдә ак кар ятуы, карның күплеге, кышкы урманның сокландыргыч матур булуы турында сөйли.
– Нинди агачларны таныдыгыз?
– Чыршы турында нинди табышмак беләсез?
– Каен агачын ничек таныдыгыз?
– Чыршы агачы нарат агачыннан ничек аерыла?
5. Динамик пауза: «Кышкы урманда».
Кышкы урманга килдек, |
Атлап бару, |
Матур урыннар күрдек: |
башларны чайкау, |
Ак тунлы каен – уңда, |
уңга борылу, |
Ямь-яшел чыршы – сулда. |
сулга борылу, |
Әнә куян йөгерә, |
уң кулны каш өстенә кую, |
Ул бүредән элдерә. |
кул чабу, |
Без дә аннан качабыз, |
урында йөгерү, |
Тоталмас безне явыз! |
бармак янау. |
6. Җыр тыңлау. «Чыршыкай-купшыкай» (Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы).
Тәрбияче тиздән Яңа ел бәйрәме, бәйрәмгә урманнан кунак булып чыршы киләчәге турында сөйли.