«Яңа ел, кил тизрәк!».
Информация
Бурычлар
Балаларның танып белү активлыгын, тәэсирле итеп сөйли белү сәләтләрен үстерү.
Матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну уяту. Әкият аша балаларда кеше хәленә керә белү, ярдәмгә әзер һәм игътибарлы булу кебек уңай сыйфатлар; бәйрәмнәргә
карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
Шөгыль барышы
брать ниже
1. Фикер алышу.
– Хәзер елның кайсы вакыты?
– Җир өстендә ак мамык. Ул нәрсә?
– Бер елда ничә ай?
– Кыш айлары ниндиләр?
– Кышка кадәр кайсы ел фасылы иде?
– Кыштан соң нинди ел фасылы килә?
– Яңа ел бәйрәме кайсы айда була?
2. «Уйла һәм эшлә» үстерешле уены.
Тәрбияче уенны аңлата.
Тәрбияче:
– Балалар, мин сезгә төрле сүзләр әйтәм. Әгәр Яңа ел бәйрәменә туры килгән сүз ишетсәгез, кул чабарсыз. Игътибарлы булыгыз.
Кояш, чыршы, уенчыклар, сары яфрак, йөзәм, Кыш бабай, йолдыз, яңгыр, биек, бизибез, Кар кызы, кунак, яшелчә, салават күпере, гөрләвекләр, уртада, тамчы, яшел, урман һ.б.
Уенны түбәндәге биремнәр белән катлауландырырга була:
• сайланган сүз белән сүзтезмә әйтергә. Мәсәлән: яшел чыршы, биек чыршы, чыршы бизибез һ.б.
• сайланган сүз белән җөмлә төзергә. Мәсәлән: чыршы урманда үсә. Чыршыга уенчыклар элдек һ.б.
3. «Чыршы бизибез» рәсеме буенча әңгәмә:
– Тиздән нинди бәйрәм җитә?
– Бүлмә уртасына нәрсә куелган?
– Малай чыршыга нинди уенчык элә?
– Уенчыкны эләргә малайга кем булыша?
– Чыршының очына нәрсә куелган?
– Чыршыга нинди уенчыклар эленгән?
– Яңа ел бәйрәменә нинди кунаклар киләчәк?
4. Динамик пауза: «Чыршы» (Ә. Ерикәй шигыре буенча).
Төрле-төрле утлар яна, |
кулларны «фонарь» ясап уйнау, |
Без уйныйбыз әйләнеп. |
урында әйләнү, |
Бигрәк матур, бигрәк ямьле |
баш бармакны күрсәтү, |
Безнең чыршы бәйрәме. |
кулларны югары күтәрү, |
Җырлый-җырлый әйләнәбез, |
башны як-якка селкү, |
Чыршы тора уртада. |
кулларны алга сузу, |
Кунак булып, ак сакаллы |
«сакалны сыпыру», |
Бабай килгән бәйрәмгә. |
кул чабу. |
5. Лилия Фәрхетдинованың «Яңа ел чыршысы» әкиятен уку.
Яңа ел алдыннан шәhәргә барган Саескан кешеләрнең чыршы тирәсендә бәйрәм иткәнен күреп кайткан. Ялтыравык уенчыклар, матур утлар белән белән бизәлгән чыршының матурлыгын, исе китеп, Аюга сөйләгән.
Аю да чыршы бизәргә, дусларын җыярга уйлаган. Тик аның ялтыравык уенчыклары, аллы-гөлле утлары булмаган. Ул моңа бик кайгырган, шуңа күрә дусларын бәйрәмгә чакырырга оялган.
Саескан Аюны бик кызганган һәм бөтен урманга хәбәр тараткан: Яна ел төнендә Аю барлык урман җәнлекләрен кунакка жыя. Барыгыз да Аю өне янындагы яшел чыршы янына әйлән-бәйлән уйнарга килегез!
Хәбәрне ишетмәгән җәнлек калмаган. Барысы да тырышып-тырышып бәйрәмгә әзерләнгән.
Менә көткән төн килеп җиткән. Иң беренче Аю янына Куян сикереп килгән, ул, чыршы бизәргә дип, кишерләр алган. Куян артыннан Керпе күренгән, чыршыга гөмбәләр элгән. Тиен кызлары Яна ел чыршысын чикләвек һәм миләш тәлгәшләре белән бизәгәннәр. Шулай итеп, яшел чыршыга уенчыклар табылган. Кыш бабай ботакларына кар бөртекләре сипкән. Алар сихри ай яктысында җем-җем итеп, терле төсләргә кереп җемелдәгәннәр. Чыршы бик матур булган. Аю моңа бик сөенгән, дусларына рәхмәт әйткән.
Урман жәнлекләренең Яна ел бәйрәме бик күңелле узган: алар җырлап-биеп чыршы тирәли әйләнгәннәр, бал белән сыйланганнар.
6. Сораулар:
– Кайсы кош кешеләрнең чыршы тирәсендә бәйрәм иткәнен күргән?
– Бизәлгән чыршы турында кемгә сөйләгән?
– Ни өчен Аю бәйрәмгә дусларын чакырырга оялган?
– Саескан бөтен урманга нинди хәбәр тараткан?
– Чыршыны кайсы җәнлек нәрсә белән бизәгән?
– Чыршы ботакларына кар бөртекләрен кем сипкән?
– Урман җәнлекләре бәйрәмне ничек уздырганнар?
Шөгыль ахырында чыршы бәйрәменә өйрәнгән шигырьләрне сөйләргә, җырларны кабатларга мөмкин.