«Кышкы уеннар».
Информация
Бурычлар
Эзлекле, бәйләнешле фикерләү сәләтен, чагыштырып тасвирлый белү күнекмәләрен үстерү.
Игътибарлылык тәрбияләү. Үзара дуслык мөнәсәбәтләре формалаштыру.
Шөгыль барышы
1. «Бәйрәм көннәрен ничек уздырдым?» темасына әңгәмә.
– Күптән түгел нинди бәйрәм булып узды?
– Яңа елны кайда, ничек бәйрәм иттегез?
– Сезгә бу бәйрәм ошыймы? Ни өчен?
– Ял көннәрендә нинди уеннар уйнадыгыз?
– Кыш бабай нәрсә бүләк итте? Бүләк ошадымы?
– Яңа ел кайсы айдан башлана?
– Гыйнвар – кышның ничәнче ае?
2. «Чиләктә нәрсә бар?». Тәҗрибә үткәрү.
– Үзе йомшак, үзе салкын,
Кулга тотсаң, ул эри,
Төсе аның сөттәй ак,
Әйтегез әле, балалар, ул ни?
(Кар)
Балалар карны тотып карыйлар, аның үзенчәлекләре турында сөйлиләр.
Балалар:
– Кар салкын.
– Ул ак төстә.
– Кар йомшак.
– Кулга алгач, эри.
– Кар җылыда эри.
– Ул суга әйләнә.
– Ә су салкында ката. Бозга әйләнә.
Тәрбияче:
– Балалар, без кардан нәрсәләр ясыйбыз?
Балалар:
– Кар бабай ясыйбыз.
– Карны өеп, тау ясарга була.
Тәрбияче:
– Тауда нишлибез?
Балалар:
–Чанада, чаңгыда шуабыз.
3. «Кышкы уеннар» рәсемен карау. Әңгәмә:
– Бу рәсемдә нинди ел вакыты сурәтләнгән?
– Көн (һава торышы) нинди?
– Рәсемдә кемнәрне күрәсез?
– Балалар нишлиләр?
– Бу кызның исеме Миләүшә. Миләүшә нишли?
– Малайларга исем кушыгыз. Алар нишлиләр?
– Ничек уйлыйсыз: балаларга тауда уйнау ошыймы?
4. План буенча балалар хикәясе.
* Кышкы табигатьне тасвирла.
* Көн (һава торышы) нинди?
* Балалар ничек киенгәннәр? Алар нишлиләр?
* Рәсемне ничек атар идең?
5. Динамик пауза: «Суыктан курыкмыйбыз» уены
Ап– ак карлар, ап– ак карлар |
Кул чуклары белән «фонарьлар» ясау, |
Әкрен генә явалар. |
кулларны өскә-аска селкү, |
Чаналар тартып балалар |
кулларны артка сузу, |
Тау шуарга баралар. |
урында атлап тору, |
Суыктан да курыкмыйлар, |
бармак янау, |
Рәхәтләнеп уйныйлар. |
урында сикерү, |
Чаңгыда да шуалар, |
чаңгыда бару хәрәкәтләре, |
Уйнаудан һич туймыйлар. |
кулларны өскә күтәрү. |
6. Телшомарткыч (тизәйткеч) әйтү. [К], [р], [т] авазларының дөрес әйтелеше өстендә эшләү.
* Кар аттым, кар аттым, ап-ак карны каралттым.