1. «Кем беренче җавап бирә?» үстерешле уены.

Тәрбияче сорауларына төгәл, тулы итеп җавап биргән балаларга фишка бирелә. Ахырдан фишкалар санала, җиңүче билгеләнә.

– Кыш нинди? (Кыш буранлы, салкын, карлы, ак).

– Кар нинди? (Кар салкын, юеш, җепшек, йомшак; ябалак кар ява).

– Кар бөртекләре нишлиләр? (Әйләнәләр, бөтереләләр, төшәләр, яталар, биткә куналар).

– Кыш көне урамда нинди уеннар уйнап була?

– Сез нинди уеннар уйныйсыз?

– Буран дулаганда нинди тавыш чыга? (Ш-ш-ш-ш-ш-ш-ш).

2. «Шаян тел» җыры:

Ша-ша-ша

аш-аш-аш

Шу-шу-шу

уш-уш-уш

Шы-шы-шы

ыш-ыш-ыш

Шо-шо-шо

ош-ош-ош

Ши-ши-ши

иш-иш-иш

Шә-шә-шә

әш-әш-әш

Шө-шө-шө

өш-өш-өш

Шү-шү-шү

үш-үш-үш

Ша-ша – шалкан

ши-ши – шикәр

Шу-шу – шугалак

шү-шү – Шүрәле

Шы-шы – шырпы

шө-шө – шөреп

3. Шигырь тыңлагыз, [ш] авазы кергән сүзләр табыгыз:

Ташбака

Таш урамда

Баш ята.

Баш түгел лә –

Ташбака –

Бар бакага

Баш бака.

«Нигә соң мин

Ташбака?» –

Дип, ташбака

Баш вата.

Ә кешеләр

Шакката –

Берәүләре таш ата.

«Ярый әле

Таш бака

Булганмын!» – ди

Ташбака.

(Р. Миңнуллин)

– [Ш] авазы кергән тагын нинди сүзләр беләсез? (Шар, шалкан, шарф, шкаф, шигырь, шакмак, карандаш, каш, кыш, кашык, аш, башлык һ.б.)

4. Госман Бакирның «Йорт салалар» хикәясен («Куанычым-багалмам», ٨٦ бит) уку. Хикәянең эчтәлеге буенча сораулар:

– Хикәя кемнәр турында?

– Койма буендагы кар нинди?

– Азат нәрсә эшләргә уйлаган?

– Азатка йорт төзергә нәрсә булыша? Этнең исеме ничек?

– Азат йортның стеналарын ничек итеп өя?

– Йортның тәрәзәләрен ясарга Азатка кем булыша?

– Балалар йортның нәрсәсен ясарга онытканнар?

– Йорт төзелеп беткәч, балалар нишлиләр?

– Ничек уйлыйсыз: балаларның төзегән йортлары ни өчен шулай матур булып чыкты?

– Балаларның уеннары сезгә ошадымы?

Динамик пауза: «Җилкәнле чана» (Р. Мәннан шигыре буенча)

Әтием зур җилкән

Кулларны өскә күтәрү,

Ясап куйды чанама.

кулларны алга сузу,

Чанама утыру булды –

чүгәләү,

Әй тотынды чабарга!

торып, урында йөгерү,

Әй, дусларым, бик шәп икән

баш бармакны күрсәтү,

Булганда мондый чанаң.

кулларны як-якка җәю,

Иртәгә көн җилле булса,

кулларны өскә күтәрү, селкү,

Тагын утырып чабам!

урында йөгерү.

6. Тел шомарткыч өйрәнү:

Шуа-шуа шомара

Чаңгычының чаңгысы.

Чаңгы шомарсын дисәң,

Кирәк ешрак шуарга.

Шаһидәнең чаңгысы

Шома әнә шуңарга.