1. «Сорау– җавап» уены

Тәрбияче бүген шөгыльгә Алия исемле курчак килүен әйтә.

Балаларның игътибарын аның киемнәренә юнәлтә.

– Алия безнең белән саф һавага чыгарга тели. Ул өстендәге киемнәр белән урамга чыга аламы, дөрес киенгәнме? (Юк, дөрес киенмәгән). Нигә дөрес түгел дип уйлыйсыз? Хәзер елның кайсы вакыты, нинди ел фасылы? (Кыш). Кыш көне шулай юка киенергә ярыймы, балалар? (Юк, ярамый. Кыш көне җылы киенергә кирәк). Ә ни өчен җылы киенергә? (Чөнки көннәр бик суык). Салкын көнне юка куртка гына кияргә ярыймы? Нәрсә кияргә кирәк? (Тун кияргә кирәк).

Балалар Алияне чишендерәләр, аңа җылы киемнәр киертәләр. Киемнәрнең исемнәрен әйтә баралар. Шул рәвешле, башлык, бияләйләр, бүрек, җылы чалбар, җылы кофта, киез итекләр, тун, кидерәм, салам һ.б. сүзләр кабатлатыла. Балалалар әлеге сүзләр ярдәмендә тулы җөмләләр белән Алияне ничек киендерүләре турында сөйлиләр.

2. «Парын тап» дидактик уены.

Бер өстәлгә курчак киемнәре куела, ә икенче өстәлдә киемнәр сурәтләнгән рәсемнәр таратып салына. Исеме әйтелгән бала, курчак киемен алып, шундый ук киемне рәсемнәр арасыннан табарга һәм аның кайсы сезонда киелә торган кием икәнлеген әйтергә, ул кием турында сөйләргә тиеш була. Мәсәлән: бу – күлмәк. Күлмәк кызыл төстә, ак якасы бар. Кызлар кия торган күлмәк. Аны җәй көне кияләр.

3. Хәйдәрнең «Керпе туны» әкиятен уку.

– Борын-борын заманда кыш булганмы?

– Җанварларга нинди хәбәр килгән?

– Бу хәбәрне ишеткәч, алар нишләргә уйлаганнар?

– Кем тегүче булган? Керпе нишләгән?

– Аның үзенә тун тегәргә тире калганмы?

– Керпе ничек итеп киемле булган?

– Энәле тун җылы булганмы?

– Керпе ничек итеп җылынган?

– Керпегә бәя бирегез. Ул нинди? (Мәрхәмәтле, ярдәмчел, юмарт).

– Әкият сезгә ошадымы? Керпе кебек ярдәмчел, мәрхәмәтле булу өчен ниләр эшләргә кирәк?

4. Динамик пауза: «Яулык алыш» уены («Уйныйк-куаныйк әле», 133 бит)

5. «Мода күрсәтәбез» уены.

«Подиум»да башта кызлар «мода» күрсәтә, аннан соң малайлар чыга. Балалар иптәшләренең нинди киемнән подиумга чыгулары турында сөйлиләр. Мәсәлән, Гөлназ ак кофта, зәңгәр сарафан кигән. Сарафанның ак, зур төймәләре бар. Гөлназның башында ак тасма. Аягына зәңгәр туфлиләр кигән һ.б.

6. Шигырь уку:

Оекбаш

Кыш көне салкын булса да,

Һич туңмый минем аяк.

Җылыта аны дәү әни

Бәйләп биргән йон оек.

Сарык йоны җылы була.

Бар бит тагын шунысы –

Күчкән аңа дәү әнием

Кулларының җылысы.

Рафис Корбан