1. «Кием-салым кибетенә сәяхәт».

Бүлмәнең уен почмагы алдан кием-салым кибете кебек җиһазландырыла (яисә экранда рәсемнәр күрсәтелә). Тәрбияче балаларны әлеге «кибет»кә чакыра. Балаларның игътибарын кибеттәге киемнәрнең ничек урнаштырылуына юнәлтә.

Тәрбияче:

– Балалар, игътибар итегез, кибеттә өс, баш, аяк киемнәре барысы да бер бүлектә сакланамы? (Юк). Дөрес, әгәр дә һәр нәрсәнең үз урыны булмаса, кибеттә эшләүчеләр дә, сатып алучылар да кирәкле әйберләрен тиз генә таба алмаслар иде. Шуңа күрә кибеттә төрле бүлекләр бар: «Аяк киемнәре», «Баш киемнәре», «Өс киемнәре» .

2. Хәзер табышмаклар әйтәм, тыңлагыз, игътибарлы булыгыз.

• Колаклы ябалак кыштан саклый. 

(Бүрек)

• Иңемдәге соры кәҗәм йомшак мамыктыр,

Каты-каты суыкларда мине җылытыр.

(Мамык шәл)

– Балалар, шәл һәм бүрек нинди кием дип атала? Дөрес, баш киеме. Әйдәгез, хәзер баш киемнәре бүлеген карыйк. Нинди баш киемнәре күрәсез? (Балалар баш киемнәрен атыйлар.)

– Балалар, әйдәгез, хәзер менә бу бүлеккә узыйк. Монда өс киемнәре сатыла. Нинди киемнәр бар? (Пәлтә, куртка, тун). Бу киемнәрне ничек атарга була? Әйе, бу бүлектә өс киемнәре сатыла. Әйтегез әле: бу киемнәрне кайчан кияләр? Дөрес, монда кыш көне кия торган киемнәр сатыла.

Ә хәзер тагын табышмакларга җавап табыгыз:

* Берсе сулдан, берсе уңнан

Урам таптый ике туган:

Бер-береннән калышмыйлар,

Урыннарын ялгышмыйлар.

(Аяк киемнәре)

* Ике агай тездән,

Калышмыйлар бездән. 

(Итекләр).

* Җәй буе ял иттеләр,

Кыш тәпиләп киттеләр. (Киез итекләр).

Сез аяк киемнәре бүлеген күрәсез. Монда нинди аяк киемнәре сатыла? (Киез итекләр, җылы ботинкалар һ.б.).

Балалар, без бик матур киемнәр күрдек. Болар барысы да – кышкы киемнәр. Сезгә кибеттә ошадымы? Хәзер ял итеп алыйк.

3. Динамик пауза: «Куллар» уены.

Балалар парлашып, бер-берләренә карап басалар.

Менә сиңа уң кулым,

икесе дә үзләренең кулларын шапылдаталар
һәм уң кулларын бер-берсенә сугалар,

Менә сиңа сул кулым;

кул чабалар, сул куллар сугыла,

Уң кулым, сул кулым,

кул чабалар, уң кул, сул кул чиратлашып чабыла,

Менә сиңа куш кулым.

кул чабалар. Ике кул да бер-берләренә сугыла.

Тәрбияче балаларны киенү бүлмәсенә алып чыга.

Берничә баланың өс киеме турында тасвирлап сөйләү оештырыла.

4. Бала сөйләме. «Бу – пәлтә, кызлар өчен тегелгән. Зәңгәр төстә. Зур, кара якасы бар. Кесәләре тирән, зур. Пәлтә җылы, матур!» (шул тәртиптә ٤–٥ бала сөйли).

5. «Киресен әйт» үстерешле уены.

Тәрбияче сүзләр әйтә, балалар сүзнең капма-каршы мәгънәсен әйтергә тиешләр.

Уң ... – сул,

өс ... – ас,

арт ... – ал,

ак ... – кара,

зур ... – кечкенә,

матур ... – ямьсез,

җылы ... – салкын,

елый ... – көлә,

эш ... – ял,

баса ... – ята һ.б.

6. Шигырь уку: «Яхшы мин-минлек»

Ботинка кия Зөлфия,

Мышный-мышный тырыша.

Әбисе карап тора да

Килеп аңа булыша.

Берүзең пальто тотуы,

Киюе кыен шундый –

Җиңнәренә кулларны һич

Туры китереп булмый.

– Мин, мин үзем! – дия-дия,

Уңын сулга, сулын уңга

Буташтырып кисә кия,

Үзе кия Зөлфия.

– Мин үзем! – дия-дия,

Алдын артка, артын алга

Алмаштырып кисә кия,

Үзе кия Зөлфия.

Шәүкәт Галиев

Тәрбияче:

– Сезгә Зөлфия ошадымы? Кечкенә генә булса да, Зөлфия – тырыш кыз. Әбисенә салынмыйча, үзе киенергә өйрәнә. Сез дә Зөлфиягә охшарга тырышыгыз. Үзегез эшли ала торган эшкә өлкәннәрдән ярдәм сорамагыз.