«Милли киемнәр».
Информация
Бурычлар
Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә дөрес әйтүне активлаштыру. Фикерләү, уйлау, истә калдыру сәләтләрен үстерү.
Үзара сөйләшү, аралашу этикеты; татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам, тегүче хезмәтенә хөрмәт; татар халкының милли киемнәре белән горурлану
хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
١. Җыр тыңлау: «Энҗе-мәрҗән калфагым» (Р. Вәлиева сүзләре, Л. Батыр-Болгари музыкасы).
٢. «Безгә кунаклар килде». Кунакка килгән милли киемле курчаклар – Айгөл һәм Әмир белән танышу.
Тәрбияче . Айгөл – татар кызы. Ул бала итәкле күлмәк кигән. Матур җепләр белән чигелгән алъяпкыч япкан. Айгөлнең башында калфак. Чәченә чулпы таккан. Чулпы ташлар, тәңкәләр, төймәләр белән бизәлгән. Ә хәзер курчак Әмирнең киемнәре турында сөйләшик. Ул өстенә чигүле күлмәк, аның өстеннән камзул кигән. Башында – түбәтәй. Түбәтәй – ир-атларның баш киеме. Ул алтын җеп белән чигелгән. Игътибар итегез: түбәтәйгә нинди татар бизәкләре төшерелгән? (Лалә чәчәге, ромашка, сырлы яфрак). Түбәтәйләргә тегүчеләр төрле бизәкләр төшерә (төрлечә бизәлгән түбәтәйләр карау).
٣. «Милли кием – горурлыгым!» темасына әңгәмә.
Тәрбияче «Татар халкының милли киемнәре» темалы презентация нигезендә балаларны милли киемнәр (калфак, бала итәкле күлмәк, камзул, алъяпкыч, түбәтәй һ.б.), бизәнү әйберләре (беләзек, чулпы, алкалар, мәрҗән һ.б.) белән таныштыра. Казан сынлы сәнгать музееның бер залы күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Бу киемнәр – халкыбызның милли киемнәре. Алар, буыннан буынга кучеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр. Игътибар итегез: алар барысы да матур, ачык төстәге җепләр белән чигелгәннәр, энҗе-мәрҗән белән бизәлгәннәр. Аларны әби-бабайларыбыз кичке утырмаларда, аулак өйләрдә чиккәннәр. Мондый утырмаларда төрле оекбашлар, бияләйләр дә бәйләгәннәр, шулай итеп бер-берсеннән төрле һөнәргә өйрәнгәннәр.
٤. Ләбиб Леронның «Татар баласы» шигырен («Куанычым-багалмам», ١٥٣ бит) сөйләү.
٥. Динамик пауза: «Түбәтәй» җырлы-биюле татар халык уены.
Балалар түгәрәк ясап басалар, түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бер– берсенә бирәләр:
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ераклардан килгәнсең,
Төскә матурлыгың белән
Шаккатырыйм дигәнсең
Кушымта:
Түп-түп, түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра һ.б.)
٦. «Серле тартма» уены.
Исеме әйтелгән бала тартмадан бер милли кием яки бизәнү әйбере сурәтләнгән рәсем ала һәм аның турында сөйли. Мәсәлән: бу – күлмәк. Ул бик матур! Сары төстә, бала итәкле озын күлмәк. Җиңнәре дә озын. Мондый күлмәкне кызлар бәйрәмдә кияләр.
٧. «Тегүче» сүзле уены.
Санамыш ярдәмендә «тегүче» сайлана. Ул урындыкта утырып тора. Аның янына бер бала килә, һәм алар арасында шундый сөйләшү була:
Тегүче:
Мин – киемнәр белгече,
Чигүче һәм тегүче.
Күлмәк, камзол, затлы җилән –
Һәммәсен тегеп бирәм.
Бала:
Үтенечем бар сиңа:
Күлмәк тегеп бир миңа.
Тегүче. Бүген үк булыр әзер,
Син хакын түлә хәзер.
Йөрәктә кабынсын дәрт –
Бик шәпләп биеп күрсәт.
Уенда катнашучы балалар бер-бер артлы үзләре теләгән әйбер тегүне үтенәләр. Тегүче «эш хакын түләтә»: шигырь сөйләтә, җырлата, мәкаль әйттерә һ.б. Уен шулай дәвам итә.