١. Шигырь уку: Рәхимә Арсланова, «Әбиемнең сандыгы».

Экранда өйнең түренә куелган сандык рәсеме күрсәтелә (слайд № ١).

Өебезнең почмагында

Күптән тора бер сандык.

– Эчендә ниләр бар? – диеп,

Әбиемнән сорадык.

Әбием елмаеп кына

Сандык янына килде,

Анда булган әйберләрнең

Серләрен сөйләп бирде:

«Минем өчен иң кадерле,

Иң затлы – туй күлмәге,

Бик яратып кидем аны –

Бабагызның бүләге.

Балаитәкле күлмәкләр,

Челтәрле ашъяулыклар,

Чигелгән калфак, сөлгеләр

Һәм бизәкле яулыклар.

Минем өчен бу әйберләр –

Барысы да зур байлык.

Яшьлегемнең үзен, гүя

Эчендә саклый сандык.

٢. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә.

– Сандык кайда тора?

– Әби сандык эчендә ниләр саклый?

– Туй күлмәге – әби өчен бик кадерле. Ни өчен?

– Сандык, сандык эчендәге әйберләр әбигә нәрсәне искә төшереп тора? (Яшьлеген, үткән гомерен).

٣. «Адым саен матурлык!..»

Тәрбияче:

– Татар халкының үз теле, үз милли киемнәре, үзенә генә хас гореф-гадәтләре бар. Балалар, сез ерак әби-бабаларыгызның яшь чаклары белән кызыксынганыгыз бармы? Алар нәрсә белән шөгыльләнгәннәр, ничек киенгәннәр, ничек күңел ачканнар? Мин бүген сезне серле сәяхәткә – үткән көннәргә, әби-бабаларыбызның сезнең кебек кечкенә булган вакытларына алып барырга җыенам.

А) Экранда татар авылы өе – матур бизәлешле агач өй рәсеме күрсәтелә (слайд № ٢). Балалар белән тәрәзә йөзлекләре, капка-койма бизәлеше турында сөйләшү үткәрелә. Бизәкләрнең нәфислегенә, камиллегенә игътибар ителә.

Б) Татар өе эче күренеше (слайд № ٣).

Тәрбияче балаларның игътибарын чигүле япмалы бишеккә, матур бизәкләр төшереп чигелгән мендәр тышларына, өстәлгә ябылган эскәтер-ашъяулыкларга, идәндәге паласларга һ.б. көнкүреш әйберләренә юнәлтә.

Тәрбияче:

– Безнең әби-бабаларыбыз өйне һәрчак матур итеп бизәргә тырышканнар. Бу бизәлешләр өйгә бәйрәм төсе биреп торган. Карагыз әле, челтәр-челтәр ак пәрдәләре, бизәкле-чәчәкле чаршаулары, чигүле сөлге, ашъяулыклары булмаса, бу өй болай матур булыр иде микән? Түрендә төп хуҗа булып сандык тормаса, нәрсәдер җитешмәгән кебек булыр иде. Безнең бүлмәбездә дә сандык бар.

Тәрбияче балаларны сандык янына чакыра. Сандыкны ача, аннан калфак белән түбәтәй һ.б.милли киемнәр алып күрсәтә, алар турында балалар белән әңгәмә кора.

Балалар хатын-кыз күлмәге, алъяпкыч, камзул; милли аяк киемнәре – читекләр, чүәкләр һәм бизәнү әйберләре турында сөйлиләр.

٤. Динамик пауза: «Йөзек салыш» уены («Уйныйк, куаныйк әле», ٤٣ бит).

5. Сергей Неустроевның «Борынгы әйберләр» натюрмортын («Матурлыкка куанычлы юл», Р. К. Шәехова) карау.

Тәрбияче балалар белән татар көнкүреше үзенчәлекләрен чагылдырган әлеге картина турында әңгәмә кора. Балалар рәсемнең алгы планында торган урындык һәм аңа куелган чигүле түбәтәй, идәндә торган җиз комган, арткы пландагы сөлгеләр турында сөйлиләр.

НЕУСТРОЕВ С.В. 1927-2010 СТАРИНА. 1970 Холст, масло::«Реалистическое искусство России и Татарстана»

6. «Әбиемнең өе» үстерешле уены.

Өстәл өстендә татар өенең көнкүреш әйберләре сурәтләнгән рәсемнәр (мич, сандык, тәрәзә пәрдәсе, комган һ.б.) таратып салынган.

Исеме әйтелгән бала бер рәсемне ала һәм анда сурәтләнгән әйбер турында сөйли. Мәсәлән: «Бу – тәрәзә пәрдәсе. Анда лалә чәчәкләре, яшел яфрак чигелгән. Пәрдә тәрәзәне каплау өчен кулланыла».

Шөгыльне татар халкының «Башмакчы» җырлы-биюле уены («Уйныйк, куаныйк әле...», ١٢٢ бит) белән тәмамларга мөмкин.