Тәрбияче:

Мин, син, ул, без,сез, алар –

Без тату, без дуслар.

Йөзебез кояш кебек нурлансын,

Барыбызга уңышлар юлдаш булсын.

1. «Ике дус». Уен мәйданчыгында булган вакыйга турында сөйләү.

Ике дус яшәгәннәр. Аның берсе Камил, ә икенчесе Кәрим исемле икән. Беркөнне ике дус уен мәйданчыгына уйнарга килгәннәр. Камил уен мәйданчыгындагы таганны күреп алган да, Кәримне таган атынырга чакырган. Кәрим таганны үзенә тарткан, Камил дә үзенә тарткан. Кәрим: «Мин беренче!» – дигән. Камил: «Мин таганны беренче күрдем. Мин атынам!» – дигән. Кәрим үпкәләп: «Син, Камил, әйбәт дус түгел», – дигән.

Тәрбияче:

– Ни өчен Кәрим Камилне әйбәт дус дип санамый? (Таганны бирмәгәнгә). Балалар, таган өчен дуслар белән үпкәләшергә, бәхәсләшергә кирәкме? (Юк, үпкәләшергә ярамый.) Камил белән Кәримне ничек дуслаштырып була?

Тәрбияче:

– Бик дөрес, дуслар бер-берсенә юл биреп кенә дуслаша алалар.

2. Дуслык турында әңгәмә .

– Ничек уйлыйсыз: нәрсә ул дуслык? (Иң якын кеше булу).

– Кем ул дус? (Бергә уйнаучы, ярдәм итүче).

– Дус нинди булырга тиеш? (Әйбәт, ышанычлы, ярдәмчел).

– Кешенең бер дусты буламы яки берничә дусты була аламы? (Берничә була ала).

– Сезнең дусларыгыз бармы?

3. «Дустың турында сөйлә» үстерешле уены.

Балалар үзләренең дуслары турында сөйлиләр.

Балалар:

– Минем дустым бар. Мин дустым белән уйныйм . Без үпкәләшмибез. Тату уйныйбыз. Мин дустыма һәрвакыт булышам.

– Дустым мин яшәгән урамда яши. Минем дустым акыллы, ярдәмчел. Без кечкенәдән дуслар. Мин дустымны яратам.

Тәрбияче:

– Дуслар белән бергә уйнарга, сөйләшергә, китаплар укырга, күңел ачарга була. Дуслашу – уйнау гына түгел, бер-береңә булышу, ярдәм итү.

4. Дуслык кагыйдәләрен искә төшерү:

* Бер-берең белән һәрвакыт дус-тату яшә.

* Дустыңа авыр чакта ярдәмгә кил.

* Иптәшләрең белән тату уйна, уенчыкларың белән бүлеш.

5. Динамик пауза: «Бу дустың белән күреш» уены

Аякларың тыпырдат

Аякларын тыпырдаталар,

Кулларыңны чәпелдәт,

кул чабалар,

Бер монда, бер монда,

кулларын бер уңда, бер сулда

Кыен эш түгел бер дә.

чабалар,

Башың аска иеп ал,

башларын аска ияләр,

Кул бармагың янап ал,

бармак яныйлар,

Бер монда, бер монда,

уңга, сулга бармак яныйлар,

Кыен эш түгел бер дә.

әйләнеп алалар,

Бу дустың белән күреш,

уң яктагы дусты белән күрешәләр,

Бу дустың белән күреш,

сулдагы дусты белән күрешәләр,

Йә, иптәш, йә, әйлән,

әйләнәләр,

Бик кыен түгел бу эш.

баш ияләр.

6. «Әйе-юк» үстерешле уены.

Тәрбияче балаларга җөмләләр әйтә. Балалар дөрес булса – «әйе», дөрес булмаган җөмләләргә «юк» дип җавап бирәләр.

– Дуслык була, әгәр елмайсаң (әйе).

– Дуслык була, әгәр берәр баланы якласаң (әйе).

– Дуслык була, әгәр этешсәң (юк).

– Дуслык була, әгәр дустыңның уенчыгын тартып алсаң (юк).

– Дуслык була, әгәр бер-береңә булышсаң (әйе).

– Дуслык була, әгәр матур сүзләр әйтсәң (әйе).

7. «Крокодил Гена» мультфильмыннан өзек карау.