1. Дуслык турында кагыйдәләрне искә төшерү.

Балалар:

– Бер-берең белән һәрвакыт дус, тату яшә.

– Дустыңа авыр чакта ярдәмгә кил.

– Иптәшләрең белән тату уйна, уенчыкларың белән бүлеш һ. б.

2. «Куркак юлдаш» әкиятен уку.

3. Әкиятнең эчтәлеге буенча балаларга сораулар.

– Дуслар кая барганнар?

– Алар белән нинди хәл булган?

– Аю киткәч, иптәше нәрсә дип сораган?

– Икенчесе ни дип җавап биргән?

– Бу әкияттә дуслар нинди итеп күрсәтелгән?

– Мондый очракта сез нишләр идегез?

– Дус дип кемне әйтеп була?

– Дуслар ни өчен кирәк?

4. Балаларның җавапларына йомгак ясау.

Яхшы иптәш белән уйнавы да, эшләве дә күңелле. Дус һәрвакыт ярдәм кулын сузар, авыр чакта сине ташлап китмәс. Тикмәгә генә халкыбыз: «Кош – канаты, кеше дуслык белән көчле», – димәгән. (Мәкальне балалар кабатлыйлар). Дусларсыз яшәү бик күңелсез, алар тормышта һәрвакыт кирәк. Искә төшерик әле, без дуслыкның көче турында нинди әкиятләр, хикәяләр беләбез?

Балалар:

– А. Алишның «Чукмар белән Тукмар» әкияте.

– «Нәни ташчылар» (З. Туфайлова) шигыре.

– «Ял көнне» (Д. Гарифуллин) шигыре.

– «Кыңгырау чәчәк» (Р. Вәлиева) әкияте һ.б.

5. Динамик пауза: «Дуслар белән уен» уены (З. Туфайлова шигыре буенча).

Мин әбигә булыштым,

Кулларны алга сузу,

Чынаяклар юыштым.

«чынаяк юу» хәрәкәте,

Аннан чыктым урамга

урында атлап тору,

Дуслар белән уйнарга.

урында йөгерү,

Бик күңелле шул анда

баш бармакны күрсәтү,

Таудан чана шуарга.

алга-артка чайкалу,

Без бик тату уйнадык,

кулларны күкрәк турысына кую,

Бер дә уйнап туймадык.

башны уңга-сулга бору.

6. Әкиятнең эчтәлеген сөйләү.

7. Шигырь уку. Рөстәм Мингалим, «Дусларың гына булсын»

Егылсаң, торып була,

Торсаң, йөгереп була,

Йөгерсәң, җитеп була –

Дусларың гына булсын!

Сөйләшеп, уйнап була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаярып-көлеп була –

Дусларың гына булсын!