١. Шигырь уку: Шәүкәт Галиев. «Түкми-чәчми».

– Әни, әни, Расих минем

Тасмаларымнан тартты...

– Әни, әни, Бану миңа

Бер йомарлам кар атты...

– Әни, әни, Бәхетгәрәй

Кергәндә, аяк чалды...

– Әни, әни, Исламия

Мине үчекләп калды...

– Әни, әни, Кәүсәрия

Биткә бәрмәкче иде...

– Әни, әни, иптәшләрем

Миңа «әләкче» диде...

٢. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә:

– Шигырьдәге кыз әнисенә нәрсә дип зарлана?

– Расих исемле малай кызны ничек үпкәләткән?

– Кыз Бану, Бәхетгәрәй, Исламия, Кәүсәрия турында әнисенә нәрсә дип әләкли?

– Иптәшләре кызга нәрсә дигәннәр?

– Бу кыз сезгә ошадымы? Аның кебек дустыгыз булуын теләр идегезме?

Җаваплар тыңлана. Тәрбияче әйтелгәннәргә йомгак ясый.

– Дуслар беркайчан да бер-берсен уңайсыз хәлгә куярга тиеш түгелләр. Әләкләү, әләкләшү – бик начар гадәт.

٣. Балалар тормышыннан бер вакыйга сөйләү.

«Тәрбияче, уенчыклар почмагында ватылган машинаны күреп: «Бу кем эше? – дип сорады. – Машинаны кем генә ваткан булса да, әйтергә кирәк. Бәлки, ул аны ялгыш ваткандыр, бәлки, уйнагандыр. Ни генә булса да дөресен әйтергә, ватык уенчыкны калдырып китмәскә кирәк иде.

Уйнап утыручы балалар тынып калдылар, бер-берсенә караштылар. Шунда Марат: «Аны Ринат ватты!» – дип әйтеп салды. Тәрбияче, башын чайкап: «Син ашыктың, Марат,– диде.– Бу турыда Ринатның үзенең әйтәсе килгән иде бугай. Шулаймы, Ринат?» Ринат кызарып китте, уңайсызланып, башын түбән иде».

٤. Балалар вакыйга турында фикер алышалар. Үз тормышларыннан мисаллар китерәләр. «Дустың үзеңнән яхшы булсын» мәкале өйрәнелә.

5. Динамик пауза: «Әй, дускаем, кил, әйдә» уены (В. Шәйхетдинова сүзләре)

Әй, дускаем, кил, әйдә,

Куллар белән чакыру хәрәкәте,

Безнең белән уйнарга,

урында сикергәләү,

Бергәләшеп биергә,

бию хәрәкәтләре,

Рәхәтләнеп җырларга.

башны як-якка чайкау,

Кулыңны куй билеңә,

кулларны билгә кую,

Тотын әйдә биергә.

бию хәрәкәтләре,

Тыпыр-тыпыр тыпырдап,

тыпырдау,

Әйләнәбез без бергә!

парлашып әйләнү.

6. «Мәкальне әйтеп бетер» үстерешле уены.

* Дустың булмаса – эзлә, тапсаң ... югалтма!

* Ялгыз агачны ... җил сындыра.

* Берәмләп җыйган җиләктән ... чиләк тула.

* Авыр эшне күмәк ... кул җиңә.

٧. «Сертотмас үрдәк» мультфильмын («Татармультфильм» берләшмәсе, «Әкиятләр илендә» циклы) карау.

Үрдәкнең сер тота белмәве нәтиҗәсендә килеп чыккан күңелсезлекләр турында сөйләшү.