١. «Хәерле иртә» уены .

Хәерле иртә, күзләрем,

Күзләрне сыйпау,

Уяндыгызмы?

кул чукларын бинокль кебек кую,

Хәерле иртә, колакларым,

колакларны сыйпау,

Уяндыгызмы?

кул учларын колакларга кую,

Хәерле иртә, кулларым,

кулларны сыйпау,

Уяндыгызмы?

кул чабу,

Хәерле иртә, аякларым,

аякларны сыйпау,

Уяндыгызмы?

аяклар белән тыпырдау,

Хәерле иртә, кояш, мин уяндым.

уң кулны күтәреп, болгау.

٢. Табышмак әйтү:

Кешенең дусты,

Йортның сакчысы.

Ул нәрсә? (Эт)

٣. Муса Җәлилнең «Акбай» шигырен уку.

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем:

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

Хәзер аңа мин сугыш

Һөнәрләрен өйрәтәм.

Чаптырам да сикертәм –

Көн дә шулай йөдәтәм.

Ул окоптан окопка

Хат ташырга өйрәнсен!

Командирын дошманнан

Яклашырга өйрәнсен!

Яралыга су илтсен,

Һәрнәрсәгә өлгерсен;

Нәрсә генә сизсә дә,

Командирга белдерсен.

Менә шуның барсын да

Мин өйрәтәм Акбайга.

Акбай әзер һәрвакыт

Туган илен сакларга!

Шигырь буенча сораулар:

– Маэмайның исеме ничек?

– Акбай нинди? Нишли?

– Шигырьдәге малай Акбайга нинди һөнәрләр өйрәтә?

– Акбай окоптан окопка нәрсә ташырга тиеш? Нәрсә ул – окоп, беләсезме?

– Маэмай тагын ниләр эшли белергә тиеш?

– Ничек уйлыйсыз: Акбай илне сакларга әзерме?

– Илне саклау өчен кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш?

٤. [Х], [хь] һәм [һ] авазларын ишетеп аеру өстендә эш.

Тәрбияче, [х] авазы кергән сүзләрне интонация белән аерып алып,

Р. Миңнуллинның «Хат» шигырен укый:

Абый ерак җирләрдән

Солдат хаты җибәргән.

Җайлап кына утырдым –

Кычкырып хат укыдым.

Елап утырды әнкәм,

Тыңлап утырды әткәм,

Бик әйбәт хат: абыем

Миңа сәлам җибәргән!

– Шигырьдә [х] авазы кергән нинди сүз бар? (Хат).

– Сүздә [х] авазы ничек ишетелә? Калынмы, нечкәме? (Калын) .[Х] авазын нечкә итеп әйтик: хь хь хь хь хь; хи-хө-хү.

Сүзләр әйтү:

ха-ха-ха – халат

хә-хә-хә – хәреф

ха-ха-ха – Харис

хә-хә-хә – хәлвә

хы-хы-хы – хыял

хи-хи-хи – хис

ху-ху-ху – хурлык

хи-хи-хи – Хисмәт

– Балалар, [х], [хь] авазларына бик охшаш тагын бер аваз бар. Ул – [х], [хь] авазларына караганда йомшаграк әйтелә торган [һ] авазы.

Тәрбияче [һ] авазы кергән сүзләр (һөнәр, һәйкәл, һава, шәһәр, Илһам) әйтә, балалар белән авазның дөрес әйтелешен ныгыта.

«Кайтаваз» уены уйнала. Тәрбияче балаларга, тавыш белән аерып (көчәйтеп) әйтеп, [һ] авазы кергән сүзләр әйтә һәм бер балага туп ыргыта. Тупны тотып алган бала, [һ] авазын дөрес әйтеп, сүзне кабатлый һәм тупны кире тәрбиячегә ыргыта.

5. Динамик пауза: «Килешми» уены (Р. Корбан шигыре).

Йөгереп барган чакта

Урында йөгерү,

Сөртенеп киттем ташка.

сөртенеп китү,

Авыртса да бер тезем,

алга иелү, тезне тоту,

Елап тормадым, түздем.

башны як-якка чайкау,

Елап тору килешми –

бармак янау,

Инде хәзер зур ич мин!

аяк очларында күтәрелү.

6. Балаларны «Җәлил варисларына» китабы белән таныштыру.

Тәрбияче китапның тышлыгындагы Муса Җәлилнең үзе һәм һәйкәле фотоларын күрсәтеп, шагыйрьнең иҗаты, үлмәс батырлыгы турында сөйли. (Экранда да Муса Җәлилнең портреты күрсәтелә). Халкыбызның Муса Җәлилне «герой-шагыйрь» дип йөртүе, һәр елны 15 февральдә аның туган көне билгеләнеп үтелүе, герой-шагыйрьнең нинди сыйфатларга ия булуы турында сөйли.

7. Китаптагы мәкальләр белән (88 бит) таныштыру:

* Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.

* Батыр ярасыз булмас.

* Батырга үлем юк.

Мәкальләрнең эчтәлеге буенча фикер алышына.
Шөгыль Р. Корбанның «Җәлил турында җыр»ын («Куанычым-багалмам», ١٤٨ бит) тыңлау белән тәмамлана.