1. Җыр тыңлау: «Туган тел» (Габдулла Тукай сүзләре, татар халык көе).

2. Җырның эчтәлеге буенча әңгәмә:

– Җырда туган тел турында нинди ягымлы сүзләр әйтелә?

– Туган телдә сөйләшергә баланы кемнәр өйрәтә?

– Баланы бишектә кем тирбәтә?

– Кем балага әкиятләр сөйли?

– Туган тел кешегә ничек ярдәм итә?

Тәрбияче:

– «Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел», – дигәннәр борынгылар. Бу дөрестән дә шулай, чөнки туган телдә сөйләшергә баланы иң якын кешесе – анасы өйрәтә. Шуңа күрә аны ана теле дип атыйлар.

Туган тел – иң матур, иң якын, иң газиз тел ул. Бу телдә безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз сөйләшә. Әниләребез, әбиләребез безгә бишектә чакта ук туган телдә җырлар җырлаганнар, әкиятләр сөйләгәннәр. Һәркем үз телендә сөйләшә белергә, үз телен яратырга тиеш.

Безнең телебез бик матур. Шуңа аны яратмый мөмкин түгел.

3. Әкият уку: «Тел белүнең хикмәте», Илүсә Нәбиуллина.

4. Балаларга сораулар:

– Әкияттә нинди ил турында сөйләнә? Ул нәрсәгә ошаган?

– Гүзәл бакчаның бер почмагында матур йортта нәрсәләр яшәгән?

– Песи белән Тычкан ничек яшәгәннәр? Тату яшәгәннәрме?

– Тычкан Песидән ничек качып котыла торган булган?

– Беркөнне Тычкан кая кереп утырган?

– Тычканның суыткычта утыруын Песи ничек белгән?

– Песи Тычканны суыткычтан чыгару өчен нинди хәйлә уйлап тапкан?

– Песи белән Тычкан ничек дуслашканнар?

– Йортта да, ишегалдында да барлык җан ияләренең дус, тату яши башлавына нәрсә сәбәпче булган?

5. Динамик пауза: «Уң кул кайда?» уены.

– Уң кул кайда?

Уң кулны уң якка сузу,

Ул монда!

кулларны чәбәкләү,

Сул кул кайда?

сул кулны сул якка сузу,

Ул монда!

кулларны чәбәкләү,

– Куллар алда,

кулланы алга сузу,

Куллар артта,

кулларны артка җибәрү,

Куллар өстә

өскә күтәрү,

Һәм янда.

ян яктан төшерү.

6. «Сүз эчендә хикмәт бар». Мәкальләр әйтү:

* Иң татлы тел – туган тел.

Анам сөйләп торган тел.

*Теле барның юлы бар.

*Алтыда белгән ана телен алтмышта да онытмас.

7. Шөгыльне «Туган телдә җырыбыз» (Ф. Әмәк сүзләре, Л. Батыр-Болгари музыкасы) белән тәмамлау.

Кояш кебек кадерле,

Туган җир ул бер генә.

Туган илдә безнең җыр

Яңгырасын гел генә.

Кушымта:

Туган телдә җырыбыз,

Матур да соң көебез.

Әйдә, дуслар, бергәләшеп,

Бии-бии җырлыйбыз.

Кояшка гөл үрелә,

Дөнья нурга күмелә.

Туган илем, туган тел

Якын, газиз күңелгә.