I. Кереш өлеш.

Йөрү. 5–15 см күтәрелгән бау аша атлап чыгу.

Йөгерү. Ике сызык арасыннан аларга басмыйча йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Яулыклар белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. «Яулыгыңны күрсәт!»

Башлангыч торыш – аякларны җилкә киңлегендә аерып басу. Яулыклар тоткан куллар ян-якта аста. Кулларны өскә күтәрү, яулыкларны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).

2. «Яулыгыңны яшер!»

Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басып тору, яулыклар тоткан куллар күтәрелгән. Чүгәләү, яулыкларны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Чүгәләп яулыкларны алу (3–4 тапкыр).

3. «Яулыгыңны селке!»

Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басып тору. Яулыклар тоткан кулларны ян-якка сузу. Чүгәләү, яулыкларны идәнгә үз каршыларына кую, башлангыч торышка кайту. Чүгәләп, яулыкларны идәннән алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

4. «Үрелү»

Башлангыч торыш – аякларны туры итеп идәнгә утыру, яулыклар тоткан куллар артта. Алга иелеп, яулыклар белән аякларның бармак очларына үрелү, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

5. «Сикергеч»

Башлангыч торыш – аяклар әз генә аерылган, яулыклар тоткан кулларны ян-якка сузу. Яулыкларны болгый-болгый, атлау белән чиратлаштырып, урында куш аяклап сикерү (4–5 тапкыр).

6. 10 секунд дәвамында сулыш алу күнегүләре ясап йөрү.

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Баланың күтәрелгән кулы биеклегендәге предметка сикерү;

2.2. Бау астыннан шуышып чыгу;

2.3. Ике кул белән тупны тәгәрәтеп йөрү.

«Шалтыравыкка кадәр» хәрәкәтле уены.

Балалар бүлмәнең бер башында урындыкларда утырып торалар. Алар каршына 3–4 м ара калдырып шалтыравык куела. Тәрбияче бер баланы үз янына чакыра һәм шалтыравыкка таба мүкәләп барырга куша. Бала шалтыравык янына килеп җиткәч, аны ала, баса һәм баш өстенә күтәреп, шалтырата. Аннары шалтыравыкны урынына куя. Кире урынына килә.

III. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче витаминлы ашлар турында мәгълүмат бирә.

«Ашка нәрсә салабыз?» дидактик уены. 

Балалар, муляжларны сайлап, яшелчә исемен атыйлар һәм кәстрүлгә салалар.

IV. Йомгаклау өлеше.

Салмак йөрү. 1,5 минут дәвамында сулыш алу күнегүләре ясау.