4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү;
Белем бирү бурычы: тирә-юньдә ориентлашу күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Йөрү. Хәрәкәтне тәрбияче күрсәткәнчә үзгәртеп йөрү.
Йөгерү. Хәрәкәтне тәрбияче күрсәткәнчә үзгәртеп йөгерү
II. Төп өлеш.
1. Яулыклар белән гомуми үсеш күнегүләре.
1. «Яулыгыңны күрсәт!»
Башлангыч торыш – аякларны җилкә киңлегендә аерып басу. Яулыклар тоткан куллар ян-якта аста. Кулларны өскә күтәрү, яулыкларны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).
2. «Яулыгыңны яшер!»
Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басып тору, яулыклар тоткан куллар күтәрелгән. Чүгәләү, яулыкларны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Чүгәләп яулыкларны алу (3–4 тапкыр).
3. «Яулыгыңны селке!»
Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басып тору. Яулыклар тоткан кулларны ян-якка сузу. Чүгәләү, яулыкларны идәнгә үз каршыларына кую, башлангыч торышка кайту. Чүгәләп, яулыкларны идәннән алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
4. «Үрелү»
Башлангыч торыш – аякларны туры итеп идәнгә утыру, яулыклар тоткан куллар артта. Алга иелеп, яулыклар белән аякларның бармак очларына үрелү, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
5. «Сикергеч»
Башлангыч торыш – аяклар әз генә аерылган, яулыклар тоткан кулларны ян-якка сузу. Яулыкларны болгый-болгый, атлау белән чиратлаштырып, урында куш аяклап сикерү (4–5 тапкыр).
6. 10 секунд дәвамында сулыш алу күнегүләре ясап йөрү.
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Дуга астыннан шуышып чыгу;
2.2. Урыннан ераклыкка куш аяклап сикереп бару;
2.3. Ике кулны чиратлаштырып, дуга аша туп тәгәрәтү.
«Тупны тәгәрәт» хәрәкәтле уены.
Балаларга төрле төстәге кечкенә туплар (диаметры 6–8 см) бирелә. Тәрбияче балаларга тупларны урындыкта утырып торган курчак янына кадәр тәгәрәтеп барырга кирәклеген аңлата. Яхшы итеп тәгәрәтеп барган балаларны мактый, биремне үти алмаган балаларга булыша, берничә тапкыр тәгәрәтеп карарга мөмкинлек бирә. Барлык балалар да берничә тапкыр тәгәрәтеп уйнаганнан соң, тупларны кәрзингә тутыралар.
III. Йомгаклау өлеше.
10–15 секунд сулыш күнегүләре ясап йөрү. Парлашып, зал буенча йөрү.