Казан университеты. Айрат Гайфуллин
| Информация | |
|---|---|
| Тип видео | Видеоролик |
Айдар Гайфуллинның бу эшендә без Казан шәһәренең иң борынгы биналарыннан берсе – Казан университетының төп бинасын күрәбез. 1804 елда Император Александр 1 тарафыннан нигез салынган Казан университетының архитектура ансамбле шәһәрнең тарихи-мәдәни һәм архитектура һәйкәле булып тора. Төп корпус 1822-1825 елларда Пятницкий проекты буенча төзелгән һәм аңа Казан гимназиясе, Анатомия театры һәм Обсерватория кергән. Архитектор башта ук берничә корпусны берләштереп, классик стильдәге искиткеч бина ясый, аңа күзгә бәрелеп тормый торган, шул ук вакытта төгәл формалар бирә. Классицизм архитекторлары антик архитектураның композицион нигезләре – формалар симметриясе һәм дөрес пропорцияләрдән һәрвакыт илһам ала һәм шуларга таяна. Нәкъ менә шуңа күрә бина антик гыйбадәтханәне хәтерләтә. Өч мәһабәт портал ике катлы университет корпусының төп бизәге булып тора.
Рәссамның картинасында без аларның үзәктәгесен күрәбез. Унике мәһабәт колоннаны баеп барган кояш нурлары яктырта. Зәңгәр күк йөзе колоннаның аклыгын һәм төзлеген ассызыклый, ә яфракларның терелеге, җиңеллеге зур, хәрәкәтсез бинаны нәфис кысалап, бизәп тора. Асфальттагы җиңел, тонык күләгәләр, болытларның йомшак сызыклары үзенә күрә хәрәкәт биреп, классик архитектураның монументальлеге тойгысын тагын да көчәйтә. Университетның масштабын күрсәтү өчен, автор линияле һәм һавалы перспективаны оста файдалана. Рәссам университет шәһәрчегенең яңа корпусларын да игътибарсыз калдырмый. Ерак пландагы физика факультеты бинасы күпкатлы булуына һәм конструктивизмына карамастан, җиңел булып күренә һәм университет бинасының классиклыгына басым ясый. Портиктагы үтә күренмәле күләгәләрдә декор детальләре аеруча яхшы күренә һәм бинаның тышкы кыяфәтенә бәйрәмчәнлек төсмере өсти.
Картинадагы кеше фигуралары архитектура пейзажының сүзсез-нисез манзарасын җимереп, аны тере картинага әверелдерә, чөнки без университет тирәсенең бик сирәк вакытта гына буш булуын беләбез. Ике гасырдан артыкка сузылган тарих дәверендә Казан университетының төп бинасы баскычлары буйлап Лобачевский һәм Бутлеров, Толстой һәм Зинин кебек танылган шәхесләр узган, ә аудитория стеналары фәнни ачышлардан соң әйтелгән шатлык сүзләрен генә түгел, революцион өндәмәләрне дә ишеткән. Әмма картинада ниндидер академик мохит сиземләнә, әйтерсең, уку йорты яңа студентларны көтеп тынып калган. Рәссам бинаның портретын реалистик рәсем сәнгатенең иң яхшы традицияләрендә иҗат иткән.