I. Кереш өлеш.

Мәйданчык почмаклары буйлап предметларны урап, Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Аралары 50–60 см булган шнурлар аркылы атлап чыгып йөгерү. Таралышып йөрү һәм йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче куллар, аларның кеше тормышында урыны турында мәгълүмат бирә.

«Серле капчык» дидактик уены: балалар капчыкта булган төрле предметларны капшап, танып әйтәләр.

2. Уен күнегүләре.

1. «Ыргыт-тот». Балалар бер-берсенә кара-каршы басып, араларында 1,5 м калдырып, шеренгаларга тезеләләр һәм бер-берсенә астан ике кул белән туплар ыргыталар (10–12 шәр тапкыр).

2. «Тотарга өлгер». 3–4 түгәрәккә тезелү. Һәр түгәрәк уртасында алып баручы тора. Алып баручы тупка кагыла алмаслык итеп, балалар тәрбияче сигналы буенча тупны бер-берсенә ыргыталар. Әгәр алып баручы тупка кагыла алса, туп кемнән килгән шул кеше белән урыннарын алмашалар.

3. «Юл буенча». Киңлеге 20 см, озынлыгы 2–3 м булган юл буенча алга хәрәкәтләнеп куш аяклап сикерү.

«Ябалак» хәрәкәтле уены.

Бүлмәнең бер башына эскәмия яисә урындыклар куела. Бу – кошлар кунаклау өчен «оялар». Бер бала «ябалак» итеп билгеләнә, аның башына ябалак битлеге кидертелә. Калган балалар – «кошлар». Ябалак башка балалардан биегрәк урынга – «агач башына» (зур куб һ.б.) утыра. Балалар, кулларын селки-селки, бүлмә буйлап кошлар очкан кебек итеп йөриләр. Шулчак уенны оештыручы ябалак янына килеп сөйли:

Ябалак, ябалаккай,

Ни уйлап утырасың?

Күзләрең дә йомык бит,

Әллә очарга җыенасың?

Шушы сүзләрдән соң ябалак урыныннан идәнгә очып төшә һәм балаларны куа башлый. Кошлар ябалактан качалар: урыннарына очып китәләр. Ябалак оясына кайта. Ул үзе белән качып өлгерә алмаган кошны алып кайтырга мөмкин. Ябалак кабат ауга чыкканда, әлеге кош очып китә ала. Бер бала ябалак ролен ике тапкыр башкарганнан соң, уенны оештыручы ябалак итеп башка баланы билгели..

Йомгаклау өлеше. 

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.