1 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: игътибарлылык, яшьтәшләре белән дустанә мөнәсәбәтләр саклый белүне тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларны югары терәктә тотрыклы тигезлекне саклап атлап йөрергә өйрәтү. Идәннән (җирдән) кискен этелергә һәм алга таба хәрәкәтләнеп сикергәндә ярым бөгелгән аякларга җайлап төшә белергә күнектерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннага буй буенча тезелү һәм берәрләп йөрү. Сигнал буенча аралары 40–ышыр см булган шнурлар аша йөрү. Аннары аралары 60–ар см булган шнурлар аша йөгерүгә күчү. Йөрү һәм йөгерү күнегүләрен чиратлаштыру (2–3 тапкыр).
II. Төп өлеш.
1. Толымчык яки кыска шнур белән гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – аякларны аерып басу, толымчыкны (косичканы) аста тоту. Толымчыкны алга, өскә, алга, аска кую. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, толымчыкны аста тоту. Толымчыкны тоткан килеш кулларны алга сузу, чүгәләү, басу. Башлангыч торышка кайту (5–7 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – тезләнеп басу, толымчыкны аста тоту. Уңга (сулга) борылу, толымчыкны тоткан килеш кулларны уңга (сулга) сузу. Башлангыч торышка кайту (3 әр тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, толымчыкны тезләрдә тоту. Толымчыкны өскә күтәрү, алга иелү һәм мөмкин кадәр күбрәк ераклыкта толымчык белән идәнгә кагылу. Тураю, толымчыкны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, кулларны ирекле рәвештә кую, толымчыкны идәндә тоту. Ике аякта толымчык (косичка) аша сикерү (10–12 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Тигезлекне саклау күнегүләре. Гимнастика эскәмиясе буенча йөрү. Кулларны билгә кую, эскәмия уртасына барып җиткәч утыру, кулларны ян-якка сузу, торып басу, эскәмиянең ахырына кадәр барып җитү һәм сикермичә төшү (3–4 тапкыр);
2.2. Шакмакка кадәр алга таба хәрәкәт итеп, ике аякта 3 м ераклыкка сикереп бару (3–4 тапкыр).
«Песи белән тычкан» хәрәкәтле уены.
Уенчылар, кулга-кул тотынып, түгәрәк ясыйлар. Бер баланы – «тычкан», икенчесен «песи» итеп билгелиләр. Тычкан песине куа башлый. Балалар тычканны песидән сакларга, түгәрәк эченә кертмәскә тиешләр. Һәм, киресенчә, тычкан песидән түгәрәк эченә качып котыла ала. Уен песи тычканны тотканчыга кадәр дәвам итә..
III. Йомгаклау өлеше.
«Тычканнар» «песи» артыннан барган кебек колоннада берәрләп аяк очында ритмлы йөрү.