I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү һәм йөгерүне чиратлаштыру. Тәрбияче сигналы буенча туктау һәм юнәлешне кире якка үзгәртү.

II. Төп өлеш.

1. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче аяклар, аларның кеше тормышында урыны турында мәгълүмат бирә.

2. Уен күнегүләре.

2.1. «Шнур (сетка) аша тупны ыргыт». Мәйданчыкның уртасында ике гимнастика баганасы (стойкалары) арасында шнур тарттырыла. Шнур белән идән арасының биеклеге – төркемдәге уртача буйлы баланың югары күтәрелгән кул биеклеге. Балалар шнурның ике ягыннан шеренгалар ясап басалар. Бер шеренгада торучы балалар кулларына зур диаметрлы туплар тоталар. Тәрбияче беренче шеренгада торган балаларга шнурдан 2 м ераклыкта билгеләнгән сызык янына басарга тәкъдим итә. «Ыргыттык!» дигән командага балалар тупларны шнур аша ыргыталар, ә каршыларында торган балалар ыргытканнан соң идәннән бәрелеп, сикереп киткән тупны тоталар. Тәрбияче шул ук команданы икенче шеренгада торган балаларга бирә, һәм ул алар да шулай тупларны сетка аша ыргыталар. Шулай берничә тапкыр эшләнелә.

2.2. «Кем тизрәк барып җитә?». Тәрбияче мәйданчыкның бер ягында старт сызыгын шнур белән билгели. Старт сызыгыннан 3 м ераклыкта 2 предмет куя. Предметлар арасында 0,5 м һәм алар бер рәттә урнашкан. Балалар ике колоннада, парлашып йөгереп баралар. Аларның максаты – беренче булып предметка кадәр йөгереп җитү. Тәрбияче һәр парда җиңүчене билгели.

III. Йомгаклау өлеше.

«Үз төсеңне тап» аз хәрәкәтле уены.

Уенны ел башында икенче кечкенәләр төркемендәге кебек уйнарга мөмкин. Уен кагыйдәләрен яхшылап өйрәнеп беткәч, тәрбияче балаларга бүлмә буйлап йөргәндә туктарга һәм күзләрен йомарга куша. Үзе шул вакытта флагларның урыннарын алыштыра. «Өйләрегезгә кайтыгыз!» дигән сигналга балалар күзләрен ачалар, кирәкле төстәге флагны табып, шунда таба йөгерәләр. Тәрбияче иң беренче булып җыелып беткән төркемне билгели.