4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: җитезлек, кыюлык, игътибарлылык тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: йөрүдән һәм йөгерүдән соң балаларны шеренгада үз урынын табарга өйрәтү; кыршаудан кыршауга сикергәндә ярымбөгелгән аякларга төшергә күнектерү; тупларны бер-береңә тәгәрәтү күнекмәсен ныгыту, хәрәкәтне төгәл юнәлештә башкаруны үстерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Шеренгага тезелү. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Таралышып йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре.
Гомуми үсеш күнегүләрен башкару өчен балалар өч колоннага тезелеп басалар.
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кулларны аста тоту. Кулларны ян-якка, өскә күтәрү, баш өстендә кул чабып алу. Ян-яктан кулларны аска төшерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аякларны аерып басу, кулларны билгә кую. Алга иелү, үз алдыңда кул чабу, тураю. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – тезләнеп тору, кулларны билгә кую. Уңга (сулга) борылу, кул бармаклары белән аяк очларына кагылу. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аркада яту, кулларны гәүдә янында тоту. Уң (сул) аякны өскә күтәрү, төшерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – бер колоннага тезелү. Музыка астында тыпырдап ритмлы йөрү.
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Сикерүләр. Агым алымы белән кыршаудан кыршауга куш аяклап сикерү (2–3 тапкыр);
2.2. Тупларны авыш такта буенча, шакмакка тидерерлек итеп тәгәрәтү (3–4 тапкыр).
3. «Төсле автомобильләр» хәрәкәтле уены.
Балалар бүлмәнең бер башына тезеп куелган урындыкларга утыралар. Урындыклар – «гараж», ә балалар – «автомобильләр». Уйнаучының һәрберсенә кызыл, сары, зәңгәр, (яисә яшел, ак, кара) төстәге боҗралар бирелә. Уенны оештыручы, балаларга карап, бүлмә уртасына баса. Аның кулында төрле төстәге өч флаг. Уенны алып баручы флагларның берсен югары күтәрә. Кулларында алып баручыдагы флаг төсле боҗра тоткан балалар, машиналар кебек гүелди-гүелди, бүлмә буйлап төрле юнәлештә йөгереп китәләр. Алып баручы кулындагы флагны түбән төшергәч, балалар туктыйлар һәм гаражларына юнәләләр. Алып баручы икенче төстәге флагны күтәрә, уен яңадан башлана. Уенны оештыручы берьюлы ике яисә өч төстәге флагларны күтәрергә мөмкин. Флагларның өчесе дә күтәрелгәндә, барлык балалар да гаражларыннан чыгалар. Уен 5–6 минут дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше.
«Кем тавышы?» аз хәрәкәтле уены.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Санамыш ярдәмендә уенны алып баручы билгеләнә. Ул уртага кереп утыра һәм күзләрен йома. Тәрбияче алып баручыга сиздерми генә, «Кем тавышы?» дигән сүзләрне әйтергә тиешле баланы билгели. Моннан соң балалар түгәрәк буйлап китәләр һәм түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Ясадык зур түгәрәк.
Без йөрибез бергәләп.
Борылабыз тиз генә,
Тиз генә, җитез генә.
Икенче якка тиз генә борылалар һәм хәрәкәтне шул юнәлештә дәвам итәләр. Билгеләнгән бала: «Кем тавышы?» – ди, калган балалар дәвам итәләр: «Белдеңме? Әйтеп бирче син шуны». Балалар туктыйлар, алып баручы күзләрен ача һәм «Кем тавышы?» дигән сүзләрне әйтүче баланың исемен әйтә. Танылган бала уртага утыра, ә алып баручы аның урынына баса. Таный алмаган очракта алып баручыга үзен тагын бер кат сынап карау мөмкинлеге бирелә.