I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп, үкчәдә, аяк очында, табанның тышкы ягында чиратлаштырып йөрү. Тәрбияче сигналы буенча, йөргәндә кулларны ян-якка сузу, билгә кую, кул чабу. Аяк очында йөгерүне гадәти йөгерү белән чиратлаштыру.

II. Төп өлеш.

1. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче туклану режимы, аны саклау сәламәтлек өчен мөһим булуы турында мәгълүмат бирә.

2. Уен күнегүләре.

1. «Ыргыт-тот». Балалар таралышы басып, тупны өскә ыргыту һәм ике куллап тоту күнегүләре ясый. Күнегүләр вакытында тупны күкрәккә терәмәскә һәм идәнгә төшермәскә тырышалар.

2. «Кем тизрәк?» (эстафета). Балалар ике командага бүленеп, ике колоннага тезелә. Һәр команда алдында старт сызыгы билгеләнә. Ул сызыктан 3 м ераклыкта ике предмет (шакмак яки кегли) куела. Һәр колоннаның беренче баласы кулына туп тотып, предметка кадәр йөгерә, аны әйләнеп чыга, үзенең колоннасына кайта һәм тупны чираттагы уенчыга тапшыра. Тәрбияче җиңүче команданы атый. Уен 2–3 тапкыр кабатлана.

«Беренче булып бас» хәрәкәтле уены.

Балалар бер-бер артлы тезелеп басалар. Тәрбияченең сигналы буенча, йөгереп китәләр, йөгерү барышында тәрбияче бер баланы исеме белән атый. Исеме әйтелгән бала колоннадан чыга һәм, йөгереп, колоннаның башына барып баса. Уен шулай дәвам итә.

III.Йомгаклау өлеше. 

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.