I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, баланың ике адымы ераклыгында урнашкан аркылы борыслар аша уң һәм сул аякларны чиратлаштырып йөрү. Таралышып йөгерү. Йөрү белән йөгерүне чиратлаштыру.

II. Төп өлеш.

1. Туп белән гомуми үсеш күнегүләре.

Гомуми үсеш күнегүләрен башкару өчен балалар түгәрәккә тезелеп басалар.

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп тоткан куллар аста. Тупны алга, өскә күтәрү, төшерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, туп тоткан куллар күкрәк турысында. Иелү, тупны уң аяктан сул аякка таба тәгәрәтү, кире торып басу. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, тупны ике кулда каршыда тоту. Иелү, мөмкин кадәр ераклыкта туп белән идәнгә кагылу, тураю. Башлангыч торышка кайту (5–7 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – тезләнеп үкчәгә утыру, тупны ике кулда каршыда тоту. Тупны үз тирәңдә кул белән уң һәм сул якка тәгәрәтү (һәр якка 3 әр тапкыр).

5. Башлангыч торыш – бер колоннага тезелү. Аяк очларына басып, музыка уңаена әйләнә буенча ритмлы йөрү.

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Тәрбияче тәгәрәткән кыршауны тотып алу, кире тәгәрәтепү кайтару (3 тапкыр);

2.2. Бау яки дуга астыннан кул белән идәнгә тимичә ян белән чыгу (3–4 тапкыр).

«Песи һәм тычкан» хәрәкәтле уены.

Уенчылар, кулга-кул тотынып, түгәрәк ясыйлар. Бер баланы – «тычкан», икенчесен «песи» итеп билгелиләр. Тычкан песине куа башлый. Балалар тычканны песидән сакларга, түгәрәк эченә кертмәскә тиешләр. Һәм, киресенчә, тычкан песидән түгәрәк эченә качып котыла ала. Уен песи тычканны тотканчыга кадәр дәвам итә.

III. Йомгаклау өлеше.

«Көн-төн» аз хәрәкәтле уены.

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртага берәү чыга. Ул – «ябалак», түгәрәктәгеләр «кошлар» булалар. Ябалак «төн» дип кычкырса, кошлар куллар белән кош очкандагы хәрәкәтләр ясыйлар. Ә «көн» дисә, барысы да катып калалар. Әгәр шул вакыт берәрсе селкенсә, ул уеннан чыгарыла. Уен, шул рәвешчә, түгәрәктә бер генә кош калганчы уйнала. Ул җиңүче була.