9 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: үз-үзеңә ышаныч, игътибарлылык тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: сәламәт булыр өчен сыеклык эчү режимын сакларга кирәклегенә төшендерү. Мәйданчыкның төрле җирендә куелган предметлар арасында йөрү һәм йөгерү буенча күнегүләрне камилләштерү. Алга таба хәрәкәт итеп сикергәндә кыршауларны тәгәрәтүдә күнегү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннага буй буенча тезелү һәм берәрләп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча ирекле тәртип белән куелган шакмаклар арасыннан атлап йөрүгә күчү. Соңыннан предметлар арасыннан йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче сыеклык эчү режимы, аны саклау сәламәтлек өчен мөһим булуы турында мәгълүмат бирә.
2. Уен күнегүләре.
1. «Тәгәрәт – төшермә». Балалар капма-каршы басып, 2 м аралык белән ике шеренгага тезеләләр. Бер шеренгада торган балаларның кулларында – кыршаулар. Тәрбияче сигналы буенча (күрсәткәннән һәм аңлатканнан соң) уйнаучылар кыршауларны каршы якка тәгәрәтәләр. Икенче шеренга балалары кыршауларны төшермәскә тырышып, тотып алалар. Соңыннан биремне икенче балалар эшли. Һәм шулай берничә тапкыр кабатлыйлар.
2. «Юл буенча». Тәрбияче сызып яки шнурлардан киңлеге 20 см булган ике юл ясый һәм балаларга юлдан ике аякта сикерергә тәкъдим итә. Күнегү ике колоннага бүленеп эшләнә (3–4 тапкыр).
«Үз чиләгеңне тап» хәрәкәтле уены.
Тәрбияче балаларны өч төркемгә бүлә. Беренче төркемгә – яшел, икенче төркем-гә – кызыл, өченче төркемгә сары яфраклар (картоннан ясалган) өләшә. Бүлмәдә, бер-берсеннән ераклаштырып, өч урынга кызыл, сары, яшел чиләкләр куя. Музыка астында (дәртле, җиңелчә көй) балалар яфраклар белән уйныйлар, бииләр. Музыка туктагач, яфракларын кулларындагы яфраклар төсендәге чиләкләргә салалар. Уенны икенче кабат уйнаганда. чиләкләрнең урыннарын алыштырып куярга була (музыка уйнаганда). Тәрбияче балаларның яфракларны ничек салуларын күзәтә. Дөрес чиләкләргә салган балаларны мактый.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.