I. Кереш өлеш.

Шеренгага тезелү, гәүдә төзлеген һәм тигезлекне тикшерү. Эре һәм вак адымнарны чиратлаштырып, Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Таралышып йөрү һәм йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Кегли белән гомуми үсеш бирүче күнегүләр.

1. Башлангыч торыш – аякларны аерып басу, уң кулда кегли тоту. Кулларны яннан китереп өскә күтәрү, Кеглине икенче кулга күчерү, Кеглине аска төшерү.

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, уң кулда кегли тоту. Алга иелү, Кеглине сул аяк янына кую. Тураю, кулларны билгә кую. Алга иелү, Кеглине сул кул белән алу, тураю. Шуны ук ун аяк янында да эшләү (һәр аяк янында 3 әр тапкыр).

3. Башлангыч торыш – тезләнеп тору, уң кулда кегли тоту, сул кулны билгә кую. Уңга (сулга) борылу, Кеглине алу (һәр якка 3 әр тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, уң кулда кегли тоту. Чүгәләү, Кеглине идәнгә кую, басу, тураю, кулларны арка артына кую. Утыру, Кеглине алу. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – кегли янында басып, аякларны бераз аерып басу, кулларны ирекле килеш тоту. Кегли тирәли куш аяклап сикерү (һәр ягында 2–3 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. «Елан рәвешендә» («змейкой») кеглиләр арасыннан үрмәләп йөрү (3–4 тапкыр);

2.2. Тигезлекне саклау күнегүе. Шакмаклар аша киңлеге 15 см булган такта буйлап йөрү. Ике шакмак арасы баланың ике адым киңлегендә;

2.3. Шнурлар аша куш аяклап сикерү (3–4 тапкыр).

«Куышу» («Перехватчики») татар халык уены.

Уен мәйданчыгының каршы якларына ике сызык сызыла. Болар – балаларның «өйләре». Барлык балалар бер сызыкның артына (өй эченә) басалар. Сызыклар арасында уйнаучыларның берсе басып тора.

Өй эчендә торучы балалар түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Без, балалар, яратабыз

Йөгереп, сикереп уйнарга;

Әйдә, безне куып кара,

Көчең җитсә тотарга.

Тот!

Алып баручының «Бер, ике, өч, инде монда күч!» дигән сүзләреннән соң барысы да, өйдән чыгып, каршыдагы өйгә йөгерәләр. Ике өй арасындагы бала йөгерүче балаларны тота. 2–3 бала тотылганнан соң икенче тотучы сайлана, һәм уен яңадан башлана..

III. Йомгаклау өлеше. 

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.