I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, тезләрне югары күтәреп «атлар кебек» йөгерүгә күчү. Таралышып йөгерү. Йөрү белән йөгерүне чиратлаштыру.

II. Төп өлеш.

1. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче файдалы ризыклар, алар белән туклану сәламәтлек өчен мөһим булуы турында мәгълүмат бирә.

2. Уен күнегүләре.

1. «Ыргыт-тот». Балалар урта диаметрлы туплар алып, мәйданчык буенча таралып басалар. Ирекле темп белән тупны өскә ыргыталар һәм аны ике кул белән тоталар.

2. «Кәрзингә тупны керт». Балалар кәрзиннең уртасыннан 2–2,5 м ераклыкта 3 түгәрәк ясап басалар. Астан бер кул белән тупны кәрзингә ыргыталар. Иң күп туп кертүче команда җиңүче итеп билгеләнә.

3. «Кем юл буенча тизрәк бара?». Шнур яки баулардан киңлеге 25 см булган 2 юл ясала. Балалар ике колонна белән, юл буенча, шнурга басмыйча, ике аякта сикереп баралар. Биремне тиз һәм төгәл үтәүче балалар саны күбрәк булган команда җиңүче итеп билгеләнә.

«Песи һәм кошчыклар» хәрәкәтле уены.

Җиргә диаметры 6–7 адым булган түгәрәк сызыла яки ике очы тотыштырып бәйләнгән бау (шнур) салына. Бер бала түгәрәк уртасына баса. Ул «песи» була. Калган балалар – «кошчыклар» – түгәрәк читендә торалар. Песи йоклый. Кошчыклар җим эзләп түгәрәк эченә очып керәләр. Песи уяна да кошчыкларны күреп куарга тотына. Кошчыклар түгәрәктән очып чыгарга ашыгалар. Әгәр дә песи кошчыкларның берсен түгәрәк эчендә әбәкләсә (кулы белән кагылса, тотса), бу кошчык тотылган булып санала һәм түгәрәк уртасында кала. Бер песи 2–3 кошчыкны тотканнан соң, башка песи билгеләнә. Тотылган кошчыклар үз иптәшләренә кушылалар. Уен 4–5 тапкыр кабатлана.

III.Йомгаклау өлеше. 

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.