1 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: үз-үзеңә ышаныч, игътибарлылык тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: предметлар арасыннан атлап йөрү һәм йөгерүдә, ике аякта сикерүдә күнектерү. Югары терәк буенча йөргәндә тотрыклы тигезлекне саклый белүне ныгыту.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Бер-береңә һәм шакмакларга бәрелмичә, зал буенча куелган шакмаклар аша атлап йөрү (2–3 тапкыр). 150–200 м ераклыкка әкрен темптта йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Шакмак белән гомуми үсеш күнегүләре.
Гомуми үсеш күнегүләрен башкару өчен шакмаклар янына тезелү.
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, уң кулда шакмак тоту. Кулларны ян-яктан өскә күтәрү, шакмакны сул кулга күчерү, кулларны аска төшерү. Кулларны ян-яктан күтәрү, шакмакны сул кулдан уң кулга тапшыру (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, уң кулда шакмак тоту. Чүгәләү, шакмакны идәнгә кую, басу, куллар билдә. Чүгәләү, шакмакны алу, тураю. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – тезләнеп тору, уң кулда шакмак тоту. Уңга (сулга) борылу, шакмакны аяк очына кую, тураю. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 әр тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, уң кулда шакмак тоту. Алга иелү, шакмакны уң (сул) аяк очына кую, тураю, кулларны билгә кую. Алга иелү, шакмакны алу. Башлангыч торышка кайту (5–8 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, кулларны ирекле тоту, шакмак – идәндә. Шакмак тирәсендә куш аяклап сикерү. Арасында берникадәр пауза белән ике якта да эшләү.
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Тигезлекне саклау күнегүе. Аралары ике бала адымы киңлегендә булган шакмаклар аша гимнастика эскәмиясе буенча йөрү (2–3 тапкыр);
2.2. Бер рәткә 0,5 әр м аралык белән тезелгән шакмаклар арасыннан алга таба хәрәкәтләнеп, куш аяклап сикерү (2–3 тапкыр).
«Кыңгырау» хәрәкәтле уены.
Балалар, түгәрәк ясап, идәнгә тезләнәләр. Бер бала, матур көй астында кыңгырауны шалтыратып, түгәрәк буйлап йөри. Көй туктаганда, кыңгырауны бер баланың артына идәнгә куя. Барлык балалар да борылып карыйлар. Артына кыңгырау куелган бала йөгереп китә. Каршы якка кыңгырау куючы бала йөгерә. Кем беренче килеп җитә, шул, кыңгырауны алып, уенны дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше.
«Үз төсеңне тап» аз хәрәкәтле уены.
Уенны ел башында икенче кечкенәләр төркемендәге кебек уйнарга мөмкин. Уен кагыйдәләрен яхшылап өйрәнеп беткәч, тәрбияче балаларга бүлмә буйлап йөргәндә туктарга һәм күзләрен йомарга куша. Үзе шул вакытта флагларның урыннарын алыштыра. «Өйләрегезгә кайтыгыз!» дигән сигналга балалар күзләрен ачалар, кирәкле төстәге флагны табып, шунда таба йөгерәләр. Тәрбияче иң беренче булып җыелып беткән төркемне билгели.