I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Сигнал буенча, юнәлешне үзгәртеп йөрү. Бер рәткә куелган шакмаклар яки кеглиләр аша атлап йөрү, йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче төрле боткалар, алар белән туклану сәламәтлек өчен бик файдалы булуы турында мәгълүмат бирә.

«Бу нинди ботка?» дидактик уены: балалар боткаларны фотосурәтләре буенча танып атыйлар.

2. Уен күнегүләре.

1. «Эләкмә». Мәйданчыкта түгәрәк сызыла яисә шнурдан ясала. Түгәрәк үзәгендә ике алып баручы тора. Алып баручылар якынлашканда уенчылар түгәрәк эченә һәм түгәрәкнең тышкы ягына ике аякта сикереп торалар. Түгәрәкнең тышкы ягына сикерергә өлгермичә калып әбәкләнгән уенчы вакытлыча уеннан чыгып тора. Уенны кабатлаганда барлык балалар да яңадан уенга керәләр. Яңа алып баручылар моңарчы әбәкләнмәгән уенчылар арасыннан сайлана.

2. «Тупны тот». Балалар бер-берсеннән 2 метр ераклыкта урнашкан ике шеренгага тезеләләр. Бер шеренганың һәрбер баласы урта диаметрлы туп тота. Тәрбияче командасы буенча балалар аякларын җилкә киңлегенә куеп, ике кул белән баш артыннан тупны шеренгалар арасына идәнгә ыргыта. Икенче шеренга балалары туп идәнгә (җиргә) бәрелгәннән соң аны тоталар. Шулай итеп балалар тупларны рәттән берничә тапкыр ыргыталар.

«Куяннар» хәрәкәтле уены.

Бер бала «эт» итеп билгеләнә. Ул яшелчә бакчасын саклый. Калган балалар – «куяннар». Алар, ике аякта сикерә-сикерә, яшелчә бакчасында йөриләр, түтәлләр аша сикереп чыгалар. «Эт килә!» дигән сигналны ишетүгә, куяннар үз өйләренә (алдан сызылган түгәрәкләргә) йөгерәләр. Эт аларны куа. Тотылган куянны үзе белән алып китә..

III. Йомгаклау өлеше. 

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.