4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: дустанә мөнәсәбәт, игътибарлылык тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: түгәрәктә йөрү һәм йөгерү, аяк очларында йөрү һәм йөгерү, сикергәндә ярымбөгелгән аякларга утырып төшү, туп тәгәрәтү күнекмәләрен камилләштерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча юнәлешне икенче якка үзгәртеп йөрү һәм йөгерү. Таралышып йөрү һәм йөгерү. «Тычканнар» кебек аяк очларында йөрү, гадәти йөрүгә күчү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кулларны аста тоту. Кулларны ян-яктан өскә күтәрү, баш артында кул чабу, кулларны төшерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кулларны билгә кую. Чүгәләү, кулларны алга сузу, кул чабу, тураю. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, кулларны билгә кую. Кулларны ян-якка сузу, алга иелү, кул бармаклары белән аяк очларына кагылу. Тураю, кулларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш кулларны баш артына кую. Аякларны тезләрдән бөгеп, куллар белән кочу. Тураю. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, кулларны гәүдә янында ирекле тоту. Аякларны аерып, кулларны ян-якка сузып, куш аяклап сикерү. Башлангыч торышка кайту (2–3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. 5–6 сызык яки шнур аша куш аяклап сикерү (2–3 тапкыр);
2.2. Тупны җиргә бәреп тору (5–10 тапкыр).
2.3. 30–40 м ераклыкка йөгерүне йөрү белән чиратлаштыру (2–3 тапкыр).
«Сиздермичә йөгереп үт» хәрәкәтле уены.
Балалар бишәр, алтышар булып берничә төркемгә бүленәләр. Алар бүлмәнең бер башында басып торалар. Өлкәнрәк балалардан берәү уенны алып баручы итеп билгеләнә. Ул бүлмәнең уртасына урнаша һәм күзләрен йома. Тәрбияченең сигналы буенча бер төркем балалар, алып баручы кырыеннан сиздерми генә үтеп, бүлмәнең икенче башына таба йөгерәләр. Аларның аяк тавышлары ишетелмәскә тиеш. Әгәр дә алып баручы тавыш ишетсә: «Туктагыз!» – ди. Йөгереп баручылар туктап калалар. Алып баручы, күзен ачмыйча, тавыш ишетелгән якка күрсәтә. Әгәр ул дөрес әйтсә, йөгерүче балалар читкә барып басалар, әгәр дә дөрес әйтмәсә, йөгерүчеләр кире үз урыннарына баралар, һәм уен дәвам итә. Шулай итеп һәр төркем йөгереп үтә. Алып баручы яныннан сиздермичә үтә алган төркем җиңүче була.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.