I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Кулларны билгә, ян-якка, арка артына кую. Таралышып йөрү һәм йөгерү. Тәрбияче сигналы буенча колоннада үз урыныңны табып басу.

II. Төп өлеш.

1. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләр, алар белән туклану сәламәтлек өчен бик файдалы булуы турында мәгълүмат бирә.

«Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр» дидактик уены: балалар муляжларны яшелчә һәм җиләк-җимешләргә бүләләр.

2. Уен күнегүләре.

1. «Эләкмә!». Алып баручы якынлашканда ике аяк белән түгәрәк эченә, түгәрәкнең тышкы ягына сикерү;

2. «Тупны куып җит». Зур туплар тотып, мәйданчыкның бер ягына бер яки ике шеренгага тезелү. «Тәгәрәтәбез» командасы буенча баш сызыкка тезелү. Алга иелү һәм кискен хәрәкәт белән тупны туры юнәлештә тәгәрәтү, аннары аның артыннан йөгерү (3 тапкыр).

«Кыңгырау» хәрәкәтле уены.

Балалар, түгәрәк ясап, идәнгә тезләнәләр. Бер бала, матур көй астында кыңгырауны шалтыратып, түгәрәк буйлап йөри. Көй туктаганда, кыңгырауны бер баланың артына идәнгә куя. Барлык балалар да борылып карыйлар. Артына кыңгырау куелган бала йөгереп китә. Каршы якка кыңгырау куючы бала йөгерә. Кем беренче килеп җитә, шул, кыңгырауны алып, уенны дәвам итә.

III. Йомгаклау өлеше. 

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.