I. Кереш өлеш. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, тәрбияче сигналына борылып, юнәлешне кире якка үзгәртү. Колоннада берәрләп тезләрне югары күтәреп, кулларны билгә куеп йөрүне һәм йөгерүне чиратлаштыру. Гадәти йөрүгә күчү, таралышып йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Туп белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп тотып кулларны аста тоту. Аяк очларында күтәрелеп, тупны өскә күтәрү, тартылу, тупны аска төшерү. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, тупны күкрәк турысында тоту. Чүгәләү, тупны алга сузу, торып басу. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, алда терсәктән бөгелгән кулларда туп тоту. Алга иелү, тупны бер аяктан икенче якка тәгәрәтү, тураю. Башлангыч торышка кайту (6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш баш артында туры сузылган кулларда туп тоту. Тезләрне бөгү, алар белән тупка кагылу, торып басу. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, кулларны ирекле тоту. Туп – идәндә. Ике аякта уңга (сулга) чиратлаштырып сикерү (3–4 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Залда ирекле рәвештә урнашып, тупны җиргә уң (сул) кул белән бәреп тору (һәр кул белән 5–10 тапкыр);

2.2. Гимнастика эскәмиясе буйлап, куллар белән тартыла-тартыла, корсакта шуышу.

«Тавык кетәклегендә төлке» хәрәкәтле уены.

Мәйданчыкның (залның) бер башы «тавык кетәклеге» итеп билгеләнә. Кетәклеккә «кунача» (эскәмия) куела. Балалар – «тавыклар» – куначага менеп басалар. Каршы якта – «төлке өне». Бер бала «төлке» итеп билгеләнә. Ул каршы якка барып утыра. Тәрбияченең сигналы буенча, тавыклар куначадан сикереп төшәләр һәм бүлмә буйлап йөгереп йөриләр, җим чүплиләр, канатларын кагыналар. «Төлке килә!» дигән сигналны ишетүгә, тавыклар кетәклеккә таба йөгерәләр һәм куначага менәләр, ә төлке аларны тотарга тырыша. Тотылган тавыкны үз өненә алып китә. Уен кабатлана.

III. Йомгаклау өлеше.

«Көтүче һәм атлар» аз хәрәкәтле уены.

Балалар «атлар» итеп билгеләнәләр, тәрбияче – «көтүче». Ул, курай уйнаган хәрәкәтләр ясый-ясый, түбәндәге шигырь юлларын сөйли:

Курай уйныйм: та-ра-ра!

Атлар кай якка таба бара?

Атлар бара болынга

Яшел чирәм ашарга.

Бу вакытта балалар бер аякларын алга, икенчесен артка куеп, атлар кебек сикергәләп, мәйданчык буйлап йөриләр. Курай уйнаудан туктагач, атлар да туктап калалар, башларын селкеп торалар. Тәрбияче кабат курайда уйный. Уен кабатлана.