I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, бер сызыкка араларында 0,5 әр м калдырып куелган 6–8 шакмак арасыннан йөрү һәм йөгерү. 1–1,5 мин эчендә бертуктаусыз йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче витаминнар, аларның сәламәтлек өчен кирәк булуы турында мәгълүмат бирә.

2. Уен күнегүләре.

1. «Бәрелмә!». Предметлар шахмат тәртибендә тезелгән. Балалар колоннада берәрләп (яки ике колоннада) ике аякта предметларга бәрелмәскә тырышып, алга таба сикереп баралар (2–3 тапкыр).

2. «Тупны тапшыр». Балалар 3–4 түгәрәккә тезелә. Һәр түгәрәктә алып баручыны сайлыйлар. Алып баручыга зур туп бирелә. Тәрбияче сигналы буенча ул тупны якындагы иптәшенә тапшыра, тегесе – икенче уенчыга һәм шулай тупны бер-берсенә тапшыралар. Туп алып баручыга кире әйләнеп кайткач, ул аны сул (икенче) ягындагы иптәшенә тапшыра. Уен барышында тупны тиз һәм югалтмыйча тапшырган команда җиңүче була.

3. «Парыңны куып җит». Балалар 1 м ара калдырып, 2 шеренгага тезелеп басалар. Тәрбияченең: «1, 2, 3 – йөгер!» дигән сигналына беренче шеренгадагы балалар йөгереп китәләр. Икенче шеренгадагылар парлары (каршыда торган бала) артыннан куалар һәм аны 10–12 м ераклыкта урнашкан финиш сызыгына барып җиткәнче, куып җитәргә тырышалар.

«Беренче булып бас» хәрәкәтле уены.

Балалар бер-бер артлы тезелеп басалар. Тәрбияченең сигналы буенча, йөгереп китәләр, йөгерү барышында тәрбияче бер баланы исеме белән атый. Исеме әйтелгән бала колоннадан чыга һәм, йөгереп, колоннаның башына барып баса. Уен шулай дәвам итә.

III. Йомгаклау өлеше.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.