I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү һәм йөгерү. Таралышып йөрү һәм йөгерү. Тәрбияче сигналына туктау һәм берәр позага басу (2–3 тапкыр).

II. Төп өлеш.

1. Флагчыклар белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, флагчыкларны аста тоту. Флагчыкларны өскә күтәрү, чалыштыру, төшерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, флагчыкларны җилкәләр янында тоту. Уңга (сулга) борылу, уң кулдагы флагчыкны уң якка сузу. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, флагчыкларны арка артында тоту. Флагчыкларны ян-якка сузу, алга иелү һәм флагчыкларны уңга, сулга болгау. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, флагчыкларны аста тоту. Чүгәләү, флагчыкларны алга сузу, торып басу. Башлангыч торышка кайту. (4–5 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, флагчыкларны аста тоту. Бер урында куш аяклап сикерүне йөрү белән чиратлаштыру (3 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Гимнастика эскәмиясе буйлап, куллар белән тартыла-тартыла, корсакта шуышу (2–3 тапкыр);

2.2. Тигезлекне саклау күнегүе. Гимнастика эскәмиясе буйлап, кулларны билгә куеп, башны һәм арканы туры тотып, арадаш адымнар белән атлап бару. Эскәмиянең очында туктау, кире якка борылу һәм икенче очына кадәр атлап бару. Сикермичә бер адым алга – аска ясау. Тәрбияченең булышуы мәҗбүри (2 тапкыр).

«Ябалак һәм кошлар» рус халык уены.

Уйнаучыларның берсе «ябалак» итеп билгеләнә. Калган балалар – кошлар. Алдан мәйданчыкның бер почмагында түгәрәк – «ябалак оясы» сызыла. Уенны алып баручының «көн» дигән сигналы буенча балалар мәй-данчыкка таралалар да кошлар шикелле кулларын селкеп, йөгерешеп йөри башлыйлар. Ябалак бу вакытта оясында утыра. Бераз вакыттан соң алып баручы: «Төн», – дип белдерә. Бу сүздән соң кошлар туктап калалар һәм хәрәкәтсез бер урында басып торалар. Кыймылдарга ярамый. Ә ябалак үз оясыннан чыга да, канатларын салмак кына кага-кага, берәрсе кыймылдамый микән дип карап йөри. Кыймылдаучыларны уз оясына алып китә. Алып баручы яңадан: «Көн», – дип әйтә. Ябалак үз оясына очып китә, ә кошлар яңадан мәйданчык буйлап очып йөри башлыйлар. Ябалак оясыннан 2–3 тапкыр очып чыга. Аннан соң тотылган кошлар саны исәпләнә. Икенче ябалак сайлана, һәм уен яңадан башлана.

1. Балаларның кыймылдамый торулары 15–20 секундтан артмаска тиеш. Чөнки балаларга озак вакыт кыймылдамый тору авыр. Кошларның очып йөрүләре 30–40 секунд дәвам итә.

2. Ябалак үзенең игътибарын бер балага гына юнәлтмичә, барлык балаларны берьюлы күзәтергә тиеш.

3. Уенны йомгаклаганда, ябалак оясына бер тапкыр да эләкмәгән балаларны билгеләп үтәргә кирәк.

III. Йомгаклау өлеше.

«Кем тавышы?» аз хәрәкәтле уены.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Санамыш ярдәмендә уенны алып баручы билгеләнә. Ул уртага кереп утыра һәм күзләрен йома. Тәрбияче алып баручыга сиздерми генә, «Кем тавышы?» дигән сүзләрне әйтергә тиешле баланы билгели. Моннан соң балалар түгәрәк буйлап китәләр һәм түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Ясадык зур түгәрәк.

Без йөрибез бергәләп.

Борылабыз тиз генә,

Тиз генә, җитез генә.

Икенче якка тиз генә борылалар һәм хәрәкәтне шул юнәлештә дәвам итәләр. Билгеләнгән бала: «Кем тавышы?» – ди, калган балалар дәвам итәләр: «Белдеңме? Әйтеп бирче син шуны». Балалар туктыйлар, алып баручы күзләрен ача һәм «Кем тавышы?» дигән сүзләрне әйтүче баланың исемен әйтә. Танылган бала уртага утыра, ә алып баручы аның урынына баса. Таный алмаган очракта алып баручыга үзен тагын бер кат сынап карау мөмкинлеге бирелә.