I. Кереш өлеш.

Чаңгычының дөрес позасын күрсәтү. Чаңгыда йөргәндә куллар һәм аякларның торышына игътибар итү. Чаңгыда шуыштыру адымы белән йөрү.

II. Төп өлеш.

1. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче ашау әдәбе, өстәл янында утыру кагыйдәләре турында мәгълүмат бирә.

2. Уен күнегүләре.

1. «Кар бөртекләре». Түгәрәк буенча йөрү һәм йөгерү. Сигнал буенча юнәлешне үзгәртеп, кире якка йөгерүгә күчү. Тәрбияче: «Кар бөртекләре ардылар, ял итәргә утырдылар» дигәч, туктау һәм чүгәләп утыру.

2. «Кем ераккарак?». Шеренгага тезелеп, кар йомарламнарын мөмкин кадәр еракка ыргыту.

III. Йомгаклау өлеше.

Тәрбияче артыннан «елан рәвешендә» («змейкой») предметлар арасыннан йөрү.