4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: дустанә мөнәсәбәт, игътибарлылык тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларны алып баручыны алыштырып йөрүдә күнектерү. Сикерү һәм бер-берсенә тупны ыргыту күнекмәләрен камилләштерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп йөргәндә алып баручыны алыштыру. Таралышып йөрү һәм йөгерү (2–3 тапкыр).
II. Төп өлеш.
1. Туп белән гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, тупны ике кулда аста тоту. Тупны өскә ыргыту һәм ике кул белән тотып алу (5–6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тупны бөгелгән кулларда алда тоту. Тупны идәнгә ыргыту һәм ике кул белән тотып алу (4–5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тупны бөгелгән кулларда алда тоту. Алга иелү, тупны бер аяктан икенчесенә тәгәрәтү. Тураю. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – үкчәләрдә утырган килеш тупны идәндә үз алдыңда тоту. Уңга (сулга) борылып, тупны куллар ярдәмендә гәүдә тирәли тәгәрәтү (6 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аркага яткан килеш, тупны кулларда баш артында тоту. Аякларны тездән бөгү, туп белән аякларга кагылу. Аякларны турайту. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. 25 см биеклектәге гимнастика эскәмиясеннән сикерү (4–6 тапкыр);
2.2. 2 м ераклыктан ике кул белән астан бер-береңә туп ыргыту (10–12 шәр тапкыр).
3. «Хәйләкәр төлке» хәрәкәтле уены.
Алдан бүлмәнең төрле урыннарына урындыклар, эскәмияләр, зур шакмаклар куела. Уен өчен гимнастика баскычларын да кулланырга була. Балалар, бер-берләренә якын ук басып, түгәрәк ясыйлар, кулларын артка яшерәләр. Бер бала түгәрәкнең тышында кала, аңа уенчык төлке бирәләр. Ул түгәрәк буйлап йөгереп китә һәм, башкаларга сиздерми генә, төлкене бер баланың кулында калдыра. Үзе уртага баса һәм, барлык балалар белән бергә: «Хәйләкәр төлке, син кайда?» – дип кычкыра. Төлке башта дәшми. Балалар өч тапкыр кычкырганнан соң гына, төлке: «Менә мин!» – дип, уртага сикереп керә. Балалар як-якка йөгерешеп китәләр, эскәмия, урындык, зур шакмакларга сикереп менәләр. Кем менәргә өлгерми, ул төлке янында уртада кала. Калган балалар яңа түгәрәк ясыйлар. Уенчык башка балага бирелә. Уен шулай дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.