6 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: дустанә мөнәсәбәт, игътибарлылык, чаңгыда йөрү теләген тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: кеше тормышында тешләр бик кирәкле икәнлегенә һәм аларны сакларга кирәклегенә төшендерү. Чаңгыда шуулы адым белән йөрү күнекмәсен камилләштерү. Кар бабай тирәли йөгерү һәм сикерүдә күнектерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Чаңгысыз гына 10–12 м ераклыкка йөгерү. Чаңгыларда күнегүләр ясау:
1. «Пружинка». Чаңгы кигән аякларны чиратлаштырып өскә күтәрү.
2. «Җилпәзә». Чаңгы үкчәсе тирәли уңга (сулга) әйләнү. Чаңгы юлыннан шуыштыру адымы белән 30 м ераклыкка йөрү.
II. Төп өлеш.
1. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче тешләр, аларның кеше тормышында урыны һәм аларны саклау кагыйдәләре турында мәгълүмат бирә. «Бала.рф» мультимедиа библиотекасы: З.Хөснияр, «Куян күчтәнәче, яки Тешсез малай»
2. Уен күнегүләре.
1. «Кар каруселе». Кар бабай (чыршы) тирәли йөрү һәм йөгерү.
2. «Чыршыга таба сикерүләр». Чыршыга таба чаңгыларда сикереп бару, кире борылып, атлаулы адым белән үз урыныңга кайту (2–3 тапкыр).
III. Йомгаклау өлеше.
Бер-береңне чанада шудырту.