I. Кереш өлеш.

Бер рәткә араларын баланың ике адымы киңлегендә калдырып куелган предметлар арасыннан колоннада «елан рәвешендә» («змейкой») берәрләп йөрү. Бер-берсеннән 30–ар см аралык белән куелган шнурлар аркылы атлап йөрү. Таралышып йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Толымчык (косичка) белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, толымчыкны уртасыннан аста тоту. Толымчыкны алга, өскә, алга сузу. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, толымчыкны аста тоту. Чүгәләү, толымчыкны алга сузу, торып басу. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аркада яткан килеш толымчыкны баш артында тоту. Уң (сул) аякны күтәрү, толымчык белән уң (сул) аякның очына кагылу, аякны төшерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, толымчыкны тезләргә кую. Толымчыкны өскә күтәрү, алга иелү, аяк очлары янындагы идәнгә кагылу, тураю. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, кулларны гәүдә янында тоту, толымчыкны идәнгә аяклар алдына кую. Толымчык аркылы куш аяклап сикерү.

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Тупны идәнгә бәреп сикертеп тору (1–12 тапкыр);

2.2. Кул учларына һәм аяк табаннарына таянып, гимнастика эскәмиясе буйлап шуышу.

3. «Курыкмыйм» хәрәкәтле уены.

Балалар түгәрәк ясап басып торалар. Бер бала «әбәкләүче» итеп билгеләнә. Ул түгәрәк уртасына баса. Балалар: «Курыкмыйм! Курыкмыйм!» – дия-дия, бер урында ике аякта сикерәләр. Бу вакытта алар кулларын әле як-якка җәяләр, әле артларына яшерәләр. Әбәкләүче, балалар кулларын як-якка җәйгәндә, аларны әбәкләп өлгерергә (кулы белән кагылырга) тырыша. Әбәкләнгән бала уеннан чыгарыла.

III. Йомгаклау өлеше. 

Зал буенча колоннада берәрләп тезелеп йөрү.