I. Кереш өлеш.

Кар бабай тирәли басу һәм сигнал буенча аңа таба ике аякта сикереп бару. Кире борылу һәм үз урыныңга атлап кайту.

II. Төп өлеш.

1. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче салкын тиеп авыртуны кисәтү кагыйдәләре турында мәгълүмат бирә.

2. Уен күнегүләре.

1. «Кем ераккарак?». Шеренгага тезелеп, кар йомарламнарын мөмкин кадәр еракка ыргыту.

2. «Сикереп чык, бәрелмә». Бер-берсеннән 40–50 см аралык белән куелган, биеклекләре 6–10 смдан зур булмаган кар кирпечләре аша сикерү.

III. Йомгаклау өлеше. 

Бер-береңне чанада шудырту.